Пандемия кече һәм урта бизнеска җитди зыян салды. Дәүләт эшмәкәрләргә, үз эшен башлап кына җибәрүчеләргә ярдәм итәргә тырыша. Алар арасында Кадошкино районы Латышовка авылыннан Наилә Рәхим кызы Егорькина да бар.
Кадошкино районында яшәүче 12 кеше 250 мең сумлык социаль контракт төзегән – эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен ярдәм чараларыннан файдаланган. Социаль контракт кече бизнесны үстерүгә һәм кешеләрнең инициативасын хуплауга юнәлдерелгән. Дәүләттән финанс ярдәмен төрле эшчәнлек төрләрен үстерү өчен җибәрергә мөмкин: ипи кибете, чәчтарашханә, столяр цехы, ателье ачарга, спорт клубы яки театр студиясе оештырырга. Эш форматлары да төрле булырга мөмкин: шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль кеше буларак теркәлергә мөмкин. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итү» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Районның үзмәшгуль булган өч гражданы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә шундый ярдәм алды. Алар арасында Латышовка авылыннан Наилә Рәхим кызы Егорькина да бар, дидек. Дәүләттән ярдәм алгач, ул үзенең кече ватанында уңышлы эшли. Наилә Рәхим кызы терлекчелек белән инде күп еллар шөгыльләнә. Аның әти-әнисе колхозда эшләгән, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Кечкенәдән абыйлары белән авыл хезмәтенә өйрәнәләр: бакча белән шөгыльләнәләр, зур хуҗалык карыйлар, терлек азыгы әзерлиләр. Мәктәптән соң Наилә Рәхим кызы Инсар аграр техникумында, 4 нче СПТУда умартачы профессиясенә укый. Тик белгечлек буенча эшләргә туры килми. Башта кафеда кухня хезмәткәре булып эшли, тик эшмәкәр жилка өстен лек ала. Наилә Егорькина штуклы товарлар сату белән шөгыльләнә, бер-никадәр вакыт рәсми рәвештә шәхси эшмәкәр буларак та эшләп ала.
Авыл хуҗалыгына да, эшмәкәрлек эшчән-легенә дә күптән тартымы булган аның. Наилә өендә төрле терлекләре булган зур хуҗалык белән яши, әмма сыерлар гел туендыручы булып саналып килгәннәр. Үзләреннән арткан продукциясен саткан.
Дәүләтнең үз өстенә эшләргә һәм тирә-юньдәгеләргә файда китерергә теләгән гражданнарга ярдәм итүен белгәч, Наилә Рәхим кызы Егоркина социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм үзмәшгуль буларак рәсмиләштерергә булган. Август аенда өч елга исәпләнгән программа буенча, Наилә Рәхим кызы терлекчелекне үстерүгә 250 мең сум акча алган. Сыер, азык сатып алдым, ди хуҗабикә. Хәзер ул тагын бер сарай булмавына гына зарлана, бозаулар да сатып алыр иде. Бүгенгә аның хуҗалыгында биш сыеры бар. Берүзе генә барысына да җитешә алмый Наилә ханыма һәр эштә Латышовка урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында укыган кызы Ульяна булыша. Бик уңган бала: яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, җәмәгать эшләреннән читтә тормый; барысы да өлгерә. Хуҗалыкта ул - алыштыргысыз ярдәмче: өйләрен дә, сарайларын да, ишегалдын да җыештыра, сепаратор да юа... яхшы хуҗабикә үсә. Өйләрендәге чисталык, тәртип моңа дәлил һәм мал-туары артыннан тиешенчә карап торулары күренеп тора.
Наилә Рәхим кызы Егорькина үз продукциясен Латышовка авылында, Кадошкино бистәсендә сата. Аның даими клиентлары бар. Һәрвакыт тәмле сөт продукциясе - сөт, эремчек, каймакларны вакытында тормыш иптәше сораучыларга китереп бирә. Наилә Рәхим кызы авыл хуҗалыгы продукциясе базарында үз урынын да тапты, дип кыю рәвештә әйтергә була. Ул дәүләт ярдәменнән файдалануына шат. Аның фикеренчә, социаль контракт – мөстәкыйль эшләргә теләүче гражданнарга ярдәм итүнең үз вакытында һәм нәтиҗәле чарасы. Дәүләтнең туган җирендә эшләргә теләгән кешеләргә ярдәм итүе күңелле. Наилә Рәхим кызы Егорькина кебек хезмәт сөючән халык өчен бу ярдәм бик мөһим.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде