Ел саен январь ае азагында Темников районы Аксел авылында «За валенки!» дигән милли-мәдәни бәйрәм үтә. Быел да, һаваның җылытуына карамастан, бәйрәм 31 көнне иде.
Бу матур милли-мәдәни бәйрәмдә Темников районы күпсанлы татарлары пәрәмәчәләре, казылары белән, салкын көнне тәмле үлән чәйләре белән киләсе елга кадәр хәтердә җылы сакланыр. Тагы «Сандугачлар» ансамбленың матур җырлары, такмаклары фестивальне тирәнрәк ачарга ярдәм итте. Киез итек сугучылар турында эчтәлекле стенд фестиваль уртасында булды, Темников районының һәрбер авылы үз күр-гәзмәләре белән макталды, сату палаткалары, күңел ачу программасы - барысы да кыш уртасында яуган салкын яңгырны җылытты. Бала-чага атка җигелгән матур чанада шуарга дип чиратка басканнар. Уен-көлке белән үтте бу бәйрәм.