Ләмберә районы Кривозерье авылы зур; бүген анда меңнән артык кеше яши. Бу авыл халкы хезмәттә дә тырышлар, буш вакытларын да күңелле үткәрәләр.
Мәсәлән, Мәдәният йортларында, башка төрле эшләре белән бергә, аларның 2012нче елдан алып, теләкләр буенча «Рукоделие» клубы эшләп килә. Аларга милли бизәкләрне кул эшләрендә булдыру бик тә ошый. Чираттагы утырышларында үзенең гомерен киләчәк буын кешеләрен тәрбияләүгә багышлап, туган мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән, аңа мәхәббәт тәрбияләгән Равилә Исхак кызы Биккинина (рәсемдә сулдан уңга), тормышын экономика белән бәйләп, туып-үскән авылы колхозында тырыш экономист булган Равилә Абдулла кызы Шафеева, кырык елга якын Кривозерье авыл Советы секретаре, депутаты булып халкы өчен хезмәт иткән Рәмзия Умәр кызы Ямбаева, мәдәният эшендә тәм табып хезмәт иткән Мәдәният йорты директоры Наилә Шайхатдәр кызы Манеева төсле җепләрдән әйберләр бәйләп утыралар.

Шундый утырышларда алар бәйлиләр дә, чигәләр дә, тегәләр дә - тагы җаннары нәрсә тели, шул кул эшләре белән шогыльләнәләр. Менә рәсемдә дә күңел бизәкләренең борын-борыннан чигеп килгән милли бизәкләр төшергән сөлгеләр, пәрдәләр, ястык тышлары...Алар, хезмәт ветераннары, әле моның белән генә чикләнмичә, «Якташлар» җыр ансамблендә дә катнашып, матур-матур уңышларга ирешәләр. Бу утырышта да җырлый-җырлый, якыннарына җылы киемнәр бәйлиләр - тышта кыш бит. Алар:
...Күгәрчен гөрлидер баласын уятырга.
Әлдә ярый дусларым бар күңелне юатырга.

 

Н.ХӘЛИЛ