28нче январьдә Мордовия мәгариф министрлыгы белән Мордовия «Педагог 13.ру» үзәге җитәкчелегендә республика күләмендә Ләмберә, Дубенка, Рузаевка, Ромоданово, Кадошкино, Торбеево, Ельники районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм киң җәмгыятьчелек катнашында «Һади Такташ укулары» дигән фәнни конференция үтте. Бу чара кысаларында укучылар өчен якташ язучыбыз Һади Такташ шигърияте һәм рәсемнәр конкурслары да булды. Мордовия «Педагог 13.ру» үзәгенең этно-мәдәни лабораториясен җитәкләүче Валентина Федоровна Рогожина: «Основная тема конференции - «Хади Такташ: жизнь и творчество через призму ценностей XXI века». Биография и творчество Хади Такташа широко изучены, но существует огромное количество тем и проблемных аспектов, которые вновь и вновь заставляют обращаться к судьбе и творчеству поэта. Современное поколение должно знать своих земляков, как Хади Такташ!» Аның җитәкчелегендә чирек ставкага методист буларак Фазия Фәрит кызы Боярова хезмәт итә. Ул бу чараларны алып та бара.
Чараны Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы ««Алсу» поэмасына анализ» дигән видеодәресе белән башлап җибәрде. Шул ук районның Пензятка урта мәктәбе укытучылары Юмаева Равза Мөкаддәс кызы «Һади Такташ иҗаты», Максутова Надия Мөхәррәм кызы «Һади Ткташ – якташ язучыбыз», Аксён урта мәктәбеннән Абдюшева Альфия Шәйхетдин кызы «Һади Такташ – совет әдәбияты классигы», Кривозерье урта мәктәбеннән Смакаева Луиза Низаметдин кызы «Һади Такташ хәзер дә сафта», Татар Тавласы төп мәктәбе укытучысы Муртазина Альфия Фатих кызы «Безгә таныш булмаган Такташ» дигән темаларны яктыртып чыгыш ясадылар. Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе Кильдеева Зәйнәб Хөсәен кызы «Мәңгелек шагыйрь» белән Латышовка урта мәктәбе укытучысы Поташова Светлана Равиль кызы «Тарих: Һ.Такташ – чор юлаучысы»; Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбе укытучысы Узбякова Альфия Кетдюс кызы «Һ.Такташ шигырьләрендәге үзенчәлекләре», Рузаевка районы Болдово урта мәктәбе укытучысы Башмакова Наилә Идрис кызы «Һ.Такташ – мәхәббәт җырчысы», Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбе Ибрагимова Светлана Николаевна «Кечкенә Такташ нинди булган?» кебек кызыклы чыгышлары онлайн-чарада катнашучыларны мавыктырды.
Конкурслар турында да әйтеп китим: барлыгы республикабызның төрле районнарыннан 31 укучысы катнашты. «Такташ шигърияте» конкурсында җиңүчеләр: Кильдеев Рамазан, Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы; Мансурова Ильнара, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 8 сыйныф укучысы; Мусина Самира, Дубенка районы Кочкурово мәктәбе 8 сыйныф укучысы (үз иҗаты); Муртазина Самира, Ләмберә районы Татар Тавла мәктәбе 8 сыйныф укучысы; Саликаев Радмир, Ләмберә районы Пензятка мәктәбе 10 сыйныф укучысы.
Призерлар: Азисова Мәдинә, Ләмберә районы Пензятка мәктәбе 6 сыйныф укучысы; Кильдеева Дарина, Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы; Кузяева Аэлина, Ромоданово районы Алтар мәктәбе 8 сыйныф укучысы; Ибрагимова Камила, Ләмберә районы Кривозерье мәктәбе 8 сыйныф укучысы; Карабанова Регина (8 сыйныф укучысы) белән Кулахметова Эльвина (9 сыйныф укучысы, рус телендә) Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе укучылары; Харрисова Энҗе (үз иҗаты), Ләмберә районы Аксён мәктәбе 9 сыйныф укучысы; Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе 10 сыйныф укучысы.
Рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр: Курмакаева Карина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 8 сыйныф укучысы белән Бикмурзина Элина, Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе 9 сыйныф укучысы.
Призерлар: Китаева Адилә, Торбеево районы Жуково мәктәбенең Татар Юнкие бүлеге 7 сыйныф укучысы; Алукаев Радмир, Ләмберә районы Татар Тавла мәктәбе 7 сыйныф укучысы; Солдатова Самира, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 8 сыйныф укучысы; Абдулова Сафийа, Ләмберә районы Кривозерье мәктәбе 9 сыйныф укучысы; Боляева Алина, Ләмберә районы Пензятка мәктәбе 10 сыйныф укучысы.
Җиңүчеләрнең дипломнары электрон вариантта мәктәпләренә җиткерелде.

Фазия БОЯРОВА