2022 елның 24 январендә Темников районы Тарханы авылы мәдәният йортында Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы үткәргәннәр.
Ә 2022 елның 25 январендә Тарханы авылы мәдәният йорты мөдире Нурия Шәрифҗан кызы Муратова белән китапханәче Фәридә Фәрит кызы Кутыева блокадалы Ленинград турында укучылар белән  әңгәмә үткәргәннәр. Бөек Ватан сугышы турында китаплар да укыганнар, «Блокада иписе» акциясендә катнашканнар. Нурия Шәрифҗан кызы: «...Кызганычка каршы, безнең белән блокадалы Ленинградта яшәүчеләр юк инде, алар безнең авыл җирлегендә яшәгәннәр. Әмма алар турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.»
Зәйнәб Бекяшева рәсем астына мондый фикер язып куйган: «Балаларга сөйләгәнегез өчен зур рәхмәт, алар нәрсә ишетсәләр, шуны хәтердә калдыралар. Әти дә блокадник иде, аның бөтен гаиләсе ачлыктан үлде.»