Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, диелә татар халык мәкалендә.
Туган тел – ул акыл садыгы дип юкка гына әйтмиләр. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Безнең телебез - татар теле. Телебезне балаларыбызга һәм онык-ларыбызга тапшыру - безнең төп бурычыбыз. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашучылар шушы бурычны тормышка ашырырлар дип уйлыйбыз. Урын бар, шундый балалар тәрбия-ләнгәндә. Мәсәлән, Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шамиль Жарков регион этабындагы татар әдәбияты олимпиадасында җиңеп чыкты. Аны укыткан татар, әрзә, рус телләре һәм әдәбиятлары укытучысы, югары категорияле педагог Светлана Николаевна Ибрагимова укучысы һәм ярыш турында болай ди:
- ...Бу - үзенә күрә феномен, чөнки Кочкурово районында бердән-бер булган татар авылы – ул  Татар Умысы. Мәктәп яшендәге балалар биредә бары биш кеше. Мәктәп автобусы аларны Сабаево урта мәктәбенә белем алырга йөртә. Анда рус телләре белән бергә әрзә, татар телләре дә өйрәнелә.
Шамилебез катнаш гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләләре тәртипле, булдыклы; уллары да  тырыш бала. Уңышлы уку белән бергә, әтисе Валерий Вячеславович һәм әнисе Альфия Али кызына уллары Шамиль өй эшләрендә ярдәм итә. Алда да уңышлар телим үзенә.
Олимпиадага килгәндә, соңгы ике елда олимпиада читтән торып (дистанционно) үткәрелә. Без биремнәр алабыз. Билгеле бер вакыт эчендә балаларга «Мин туган телем турында нәрсә беләм һәм ни өчен мин аны яратам» дигән инша язарга, әдәби әсәрдән алынган өзектә аның авторы кем булуын билгеләргә кирәк иде. Моннан тыш, укучыга үз белемнәрен раслау, сюжетның асылын кыскача бәян итеп, төп герой турында сөйләү һәм башкалар таләп ителде. Өстәвенә, бу юлы беренче тапкыр классикларның әсәрләре белән генә түгел, ә иҗатлары мәктәп программасына кертелмәгән заманча авторларның әсәрләренә бәйле биремнәр каралган иде,- дип аңлатты җиңүче остазы Светлана Николаевна.
Сүз уңаеннан, Светлана Николаевна Ибраһимова Кочкурово районындагы Татар Умысы авылына күрше булган Качелай авылында туып-үскән. «Туган тел һәм әдәбияты/рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Ә кияүгә нәкъ күрше Татар Умысы авылы егетенә чыга. Милләте белән әрзә кызы гадәти аралашуда бик тиз татар телен үзләштерә. Күп укый, ә укыту методикасын үзләштерү өчен, квалификацияне күтәрү курсларында стажировка үтә. Озак еллар инде Светлана Николаевна укучыларына татар, әрзә, рус телләре буенча белем бирә. Олимпиадада җиңгән укучысы да укытучысына охшагантатар телен ярата. Әңгәмәдә Шамиль болай ди:
- Әнием белән, әлбәттә, татар телендә аралашам. Әтием белән (ул рус) русча сөйләшәм (әтисе татар телен дә аңлый). Әмма мин үземне татар дип саныйм, - дип горурланып ассызыклый унынчы сыйныф укучысы. - Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләрен бик теләп укыйм. 20-21нче ян-варьдә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча ярышларның республика турлары үтте. Анда муниципаль турда җиңүчеләр көч сынады.
Мордовия мәгариф министрлыгы гомуми белем бирү бүлеге баш белгече Надежда Васильевна Салмова әңгәмәсендә болай ди: «Туган тел олимпиадаларының муниципаль турларында җиңгән укучылар Мордовия Республикасы күләмендә үткән татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларында барлыгы 34 укучы белемнәрен сынады; татар теле һәм әдәбияты буенча тигез санда - 17шәр укучы. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре әзерләгән биремнәр буенча эш итте укучылар. Олимпиадаларда башкарган биремнәрнең үтәлешен Мордовия мәгариф министрлыгы раслаган жюри әгъзалары тикшерде. Бүген нәтиҗәләр район мәгариф бүлекләренә электрон вариантта җибәрелде. Алар түбәндәгеләр:
Татар теле буенча җиңүчеләр: Муртазина Самира, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Алькаева Римма, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Илькаев Мөхәммәт, Ләмберә районы Аксён урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Татар әдәбияты буенча җиңүчеләр: Карабанов Радмир, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Жарков Шамиль, Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Халикова Хадиджа, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Татар теле буенча призерлар: Карабанов Радмир, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы һәм Ряхмятуллов Ильнур, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Бадретдинова Амина, Ләмберә районы Аксён урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы белән Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы һәм Нугаева Зәйнәб, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Исхакова Регина, Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы белән Байчурин Амир, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Татар әдәбияты буенча призерлар: Агишев Раис, Торбеево районы Жуково урта мәктәбенең Татар Юнки бүлеге 9нчы сыйныф укучысы белән Муртазина Самира, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Бадретдинова Амина, Ләмберә районы Аксён урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы белән Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы һәм Халикова Алия, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Исхакова Регина, Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы белән Байчурин  Ринат, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Надежда Васильевна сүзен дәвам иттереп:
- 2-5 февральдә Казанда 8-11нче сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиадасы үтәчәк. Бу чарада Мордовиябездән 8 җиңүче катнашыр. Татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларының регионыбыз этабында алты җиңүче белән бергә ике 8нче сыйныф укучысы да ярышыр - Зинченко Алина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе һәм Кремчеев Тимур, Ельник районы Мордовские Пошаты мәктәбе.
Татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган бәйгедә уңышка ирешү укучы, укытучылары һәм ата-аналары өчен олы шатлык. Киләчәк буынга туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятыбызны яратып өйрәнүдә тагы зур уңышлар алда көтсен.

Наилә НАСЫРОВА