Егерме өченче гыйнварда безнең илдә беренче тапкыр «Игелекле шимбә» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның инициаторлары - «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы базасында үткәрелә торган «Зур тәнәфес» конкурсында катнашучылар.
Алар барлык балаларга һәм аларның ата-аналарына яңа елны игелекле эшләр һәм файдалы гадәтләрдән башларга тәкъдим иттеләр. Бу чарага Торбеево районының барлык мәктәп укучылары һәм укытучылары җәлеп ителде.

Малайлар һәм кызлар, асылда, гади, әмма кирәкле әйберләр ясап, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Күп кенә яшь буын вәкилләре сәламәтләндерү процедура-лары өчен саф һавага чыктылар, бөтен гаилә өчен иртәнге ашлар әзерләделәр, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнделәр. Әтиләр һәм бабайлар белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясадылар, аларны агачларга элделәр. Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләр өчен ки-беттән кирәк-яраклар сатып алылар, территорияләрне кардан чистартты-лар. Иң актив яшүсмерләр проектны оештыручылардан призлар алачак: термослар, өстәл уеннары, пледлар, пикник өчен җыелмалар.
«Игелекле шимбә» акциясе кысаларында Темников районы Аксел мәктәбе укучылары ялгыз пенсионерларга һәм ветераннарга ярдәмгә чыктылар.
Поиск отрядында катнашучылар блокадница ишегалдын җыештыруда булыштылар, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы территорияне кардан чистарттылар. Аннан соң «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә сюрприз ясадылар: бозда шуу өчен тауны тәртипкә кеттеләр, кар ныгытмасын һәм зур кар бабайны ясадылар. Физик эшкә карамастан, «Игелекле шимбә» бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Ә хезмәт көненнән соң, балаларны конфетлар һәм печеньелар белән кайнар чәй көтә иде.
Акция традицион булырга мөмкин һәм атна саен үткәрелер дип көтелә.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде