- Менә ун ел инде, яздан алып көзгә кадәр мин Ельники районы Ликинье авылында яшим. Барысын да беләм. Биредә ихтирамга лаек кешеләр яши, дип яза район газетасы «Ельниковская трибуна» корреспонденты Виктор Нещерет . - Аларның бөтен гомере авылга, колхоз сафына багышлаганнар.
Ликинье авылында гомер иткән Азиза белән Хөсәен Утешевлар гаиләсендә ун бала үскән. Барысын да киендерү һәм ашату өчен әти-әниләренә күп эшләргә туры килгән. Ә эшләр исә, бетмәс-төкәнмәс кадәр күп. Аның өстенә йорт җирләрендәге мал-туарны карау хезмәте дә иртә таңнан башлана; сыер, бозаулар, сарыклар һәм кош-корт тотканнар алар. Аннан, караңгы төнгә кадәр, колхоз производствосында хезмәт итү башланган. Тик колхозда эш хакы - трудоденьдагы таякчык булган. Аннан кайткач, тагы йорттагы мал-туар белән кайнашканнар. Гаиләдәге шәхси хуҗалык балаларны ашату-эчерү, киендерүдә зур роль уйнаган.
Сания 1933 елның февра-лендә Ельники районы Ликиньеда Азиза белән Хөсәен Утешевлар гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, кечкенә булу сәбәпле, әти-әнисенең һәм башка туганнарның нигә елавын аңлап бетерми Сания. Сугыш сүзе, кечкенә кыз өчен, берни турында да сөйләми дә, берни дә аңлатмый да. Шуңа да карамастан, авылда нинди хәл булуын сизә ул, чөнки әнисе һәм күршеләрендәге өлкән яшьтәге ир-атларның бесе артыннан берсе китәндә бигрәк ачы елаганнар.
Фронтта – корал тотып сугышканда, авылда калган бала-чага белән карт-корылар, дошманны җиңү өчен - иген-кыр-ларда көрәш алып баралар. 1942 елда беренче сентябрьдә туган авылы Ликинь-еда булган мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә язма героебыз. Дүрт сыйныфтан соң, унике яшендәге яшүсмер кыз, колхозга эшкә китә. Бу бердәнбер трудоденьга ни дә булса би-релә торган урын була бу елларда. Ә гаиләләрендә, кечкенә баладан алып олысына кадәр, үз хуҗалыклары эшләрендә җиң сызганып эшләгәннәр.
Сания, гаиләдәге балаларның иң зурысы буларак, кыш айларында фермада өлкәннәргә булышкан. Яз башлануга, кояшның беренче нурлары белән, чәчү кампаниясендә катнашкан. Иген-кырлардагы чәчүгә орлык әзерләгән. Аннары, нәрәт буенча, кышка печән әзерләгәннәр. Ә көз көне бәрәңге һәм чөгендер алу башлана; шунда хезмәт иткән. Шулай ел артыннан ел үтә... Кияүгә чыга Сания Хөсәен кызы. Өч ул тәрбияләп үстерә ул. Кечкенә улы Хәлил бүген әнисен карый. Дүртенче февраль көнне Сания Хөсәен кызы Утешевага 88 яшь тулды. Ул элеккечә үк Ликинье авылында яши. Олы яшьтә булу сәбәпле, үз-үзенә мөстәкыйль рәвештә хезмәт күрсәтә алмый, әмма өй эчендә йөри. Әнисен хөрмәт итеп, улы Хәлил һәрвакыт аңа ярдәм итеп тора, хәтта бәхете белән дә санашмый.
Саниянең сеңлесе Нәфисә Хөсәен кызы Утешева да Ликинье авылында гомер итә. Ул апасыннан бераз  яшьрәк. Нәфисәнең дә, шул ва-кыттагы миллионлаган авыл кешеләре язмышы төсле, туган апасы Сания язмышына ике тамчы су кебек охшаш. Сугыш чоры балачагы - башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфы һәм колхоз эше. Колхоз бригадиры, кече яшьтәге балаларны жәлләп, аларга нарядтагы эшнең җиңелрәген бүлеп бирергә тырышкан.…
- Хәзерге вакытта аның картлыгын балалары, оныклары Һәм оныкчыклары хөрмәтли. Нәфисә Хөсәеновнаның улы Наиль белән без, карлар ерып, буранда Ликиньега килдек. Ельник районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы кушуы буенча, Хөсәен кызлары Сания белән Нәфисә Утешеваларга «Сугыш чоры балалары» медальләрен тапшырдык.
Минемчә, бу хатын-кызлар әлеге бү-ләккә лаек. Аларның балачагына иң авыр вакытлар туры килә; җилкәләренә күп михнәт төшә. Күп балалы Хөсәен Утешев гаиләсеннән бүгенгә икәү – Сания белән Нәфисә, апалы-сеңелле исән калганнар,- ди Виктор Нещерет.
Бәхетегез озын-озак хәерле гомерләр белән тулсын, хөрмәтле Сания белән Нәфисә апаларыбыз.

Н.ХӘЛИЛ