Узган шимбәдә Ельник районы Акчеево авыл җирлеге халкы Дан орденының тулы кавалеры Мещеров Зариф Ибраһим улының 100 яшьлеген билгеләп үттеләр.
Аңа йөз яшь тулыр иде, әмма ул кырык биш яшендә вафат булган. Бөек Ватан сугышында сапер буларак, ул гел тормыш һәм үлем арасында булган. Зариф Ибраһим улының гаять кыюлыгы иптәшләренең гомерен саклап калуда, илне азат итүдә һәм фашист илбасарларын тар-мар итүдә. Аның уңышлы хәрби операцияләр ясавы батырлыгы турында сөйли. Мордовия татарлары һәм аның якташлары Зариф Ибраһим улы Мещеров белән горурлана. Сугыш герое турында хәтер мәңгегә йөрәкләрдә булыр. Аның исемен лаеклы рәвештә Акчеево мәктәбе йөртә һәм узган чара шуңа ачык мисал. Әтисен искә алу кичәсендә Зариф Ибраһимовичның улы Ариф Зариф улы, шулай ук аның оныгы, оныкчыгы, туганнан туганы белән бергә авыл халкы җыелган. Акчеево авыл җирлеге башлыгы Петр Михайлович Ямщиков барысын да җылы сәламләгән һәм Зариф Ибраһим улы кебек кешеләр җирнең горурлыгы дип сөйләгән. «Ватанга тугрылыклы һәм гадел хезмәт иткән чын патриот ул. Һәрвакыт яшь буын өчен патриотизм үрнәге булачак», - дип тә өстәгән.
Концерт программасында укытучылар коллективы, мәктәп укучылары белән бергә, чыгыш ясаганнар. Сугыш героеның сугышчан юлы һәм сугыштан соңгы тормышы турында тантананы алып баручы Румия Кәмил кызы Шехмаметьева сөйләгән.
Ариф Зариф улы Мещеров якташларына мөрәҗәгать итеп: «Әти турында истәлекләрне шулай саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле якташлар! Бу сугышчан батырлык кылган кешеләргә генә кирәк түгел; без алар турында дога кыла алабыз, барыннан да элек, бу безнең балаларга кирәк. Чөнки хәтер - киләчәктә хаталардан саклану дигән сүз. Россия тарихында безнең иреккә кул сузучылар күп иде, ләкин А.Невский: «Туп белән кем килер, туптан һәлак та булыр», - диде. Бу канкойгыч сугышта да шулай булды. Хәтеребез исән чакта шулай булачак». Ариф Зариф улы «Офицерлар» кинофильмыннан юллар укыды: «Аларга егерме биш яшь булмаса да, авыр юлны үтәргә туры килде... »
Бөек Ватан сугышы башланганда Зариф Ибраһим улына да егерме биш яшь була. Ул көн саен зур батырлыклар күрсәткән. Аның батырлыклары һәм иптәшләренең батырлыклары Ватаныбызны Бөек Җиңүгә китерде, ә Зариф Ибраһим улы Мещеровның исеме Россия тарихына алтын хәрефләр белән язылады.
Чара ахырында Акчеево авылындагы Ватаныбызны азат итүче геройлар һәйкәленә чәчәкләр салынган.

Наилә НАСЫРОВА