2 февральдән 5 февральгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадасы узды. Ярышта Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 8-11 классларда белем алучы 161 укучы катнашкан.
Төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы ачылышында: «Пандемияне исәпкә алып Мәскәү, Иркутск, Тверь, Кемерово, Томск төбәкләре өчен олимпиада онлайн узды. Олимпиада биремнәре татар теле һәм татар әдәбияты өлешләреннән тора. Моннан тыш, иҗади бирем дә каралган: быел укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләячәк, - ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина: «...Әлеге укучылар үзләренең төбәкләрендә, республикаларында җиңгәннәр һәм призлы урыннар алганнар. Татар теле һәм әдәбиятыннан нәтиҗәләрне аерым чыгардык.»
Татар теле һәм татар әдәбияты олим-пиадаларының Мордовия регионыбыз этабы җиңүче укучыларны Казанда үткән Төбәкарасы-на җитәкләп алып баручы Фазия Фә-рит кызы Боярова, Мордовия «Педагог 13.ру» үзәгенең этно-мәдәни лабораториясе методис-ты. Ул олимпиада турында болай ди: «Бу чарада катнашырга тиешле сигез баланың икесе авырып калды, шуңа алты укучыбыз чарада көч сынады. Мордовия укучылары өчен шактый авыр биремнәрне Казан федераль университеты һәм Чаллы педагогика университеты галимнәре эшләгән. Бу биремнәр татар телен туган тел буларак укытылган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре өчен эшләнелгән. Бүләкләү ике категория өчен дә аерым каралган иде.
Чара программасы бик тыгыз һәм кызыклы булды; оештыручыларга зур рәх-мәт! Икенче февральдә Казанга килеп җиттек. Укучылар ял иткән арада, укытучылар белән Укытучылар белемнәрен камильләштерү институты белгечләре очрашты: татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча яңа программалар белән таныштырдылар.
Өчесе көнне иртән - татар теле, ә төш ашын ашагач - татар әдәбиятыннан олимпиада турлары үтте. Кич - Галиәскәр Камал академия театрында «Дию пәрие» комедиясен карадык; зур сәхнәдән спектакль карау үзе ни тора! Барчабыз күңелендә тирән эз калдырды бу тамаша.
Дүртесе - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия теат-рында «Ут күбәләге» драмасында карадык. Аннары олимпиаданың тантаналы ябылышы үтте. Безнең призерлар: татар теленнән - Муртазина Самира, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы белән Карабанов Радмир, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, ә татар әдәбиятыннан – Халикова Хадиджа, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы белән Зинченко Алина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 8нче сыйныф укучысы.
Иҗади конкурста Муса Җәлил ши-гырьләрен сәнгатьле сөйләп беренче урыннарны Алькаева Римма, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы һәм Жарков Шамиль, Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы яуладылар.
Төбәкара ярышында җиңгән һәм приз-лы урын алган укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачак; безнең барыбызны да Халыкара олимпиадасына чакырдылар.»
Төбәкара олимпиаданы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган. Бөтендөнья татар конгрессы һәр укучыга истәлекле бүләкләр («Татар дөньясы» китабы) тапшырган.

Наилә НАСЫРОВА