12 нче февраль-дә Мордовиянең төрле почмакларында «Россиянең чаңгы юллары - 2022» Бөтенроссия ярышлары узды, анда сарансклылар да, республиканың башка җирләрен-нән килгән спорт сөючеләр дә катнашты.
«Россиянең чаңгы юллары -  2022»  «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында үткәрелә. Сарансктагы чаңга-биатлон комплексы территориясендә үткән ярышта 1500 кеше катнашты, ә республикабыз районнарында катнашучылар саны 2500дән дә артык булган дип исәплиләр.
Гадәттәгечә, чарада һәвәскәрләр, спортчылар-профессионаллар, спорт  ветераннары, сәяси һәм дәүләт эш-леклеләре, хезмәт коллективлары катнашты. Быел, Мордовия башкаласында кешеләр күп җыелу сәбәпле, эпидемиологик хәл аркасында, ярышлар массакүләм стартларсыз узды. Катнашучылар вакытлы интервал белән төркемнәр белән старт алды. Спорт сөючеләр үз көчләрен 3 һәм 5 километр дистанцияләрдә сынап карый алдылар. Тамашачыларга кызыклы бәйрәм программасы тәкъдим ителгән, ә туңып-ачыгып өлгергәннәргә традицион ботка һәм чәй тәгъдим иттеләр.
Вип-йөгерештә хатын-кызлар арасында Наилә Прянкова, Ольга Игошева, Ирина Паршина һәм ир-атлар арасында Михаил Трофимов, Александр Красников һәм Сергей Вдовин  иң җитезләре булдылар. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, ә алар күбәү булды, Россия Спорт министрлыгы кубоклары һәм грамоталары, «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсе һәм Мордовия Республикасының «Минем бизнес» үзәге истәлекле призлары белән бүләкләнде.
Ә районнарга килгәндә, Ромоданово районында үткән ярышларда “Ромодановская СОШ №1” мәктәбе 7Б сыйныф укучысы Асаинов Адель белән аның физкультура укытучысы Е.Е.Огай катнашканнар: алар алдынгылар рәтендә булганнар. Молодцы!

Н.ХӘЛИЛ