Халыкара социаль акциясе кысаларында Кадошкино районы  «Латышовка урта гомумбелем бирү мәктәбе»ндә физкультура укытучысы Рауза Фәрит кызы Байчурина һәм озайтылган көн группасы тәрбиячесе Наҗия Фәрит кызы Вяльшина җитәкчелегендә 1-5 сыйныфларда «Дөрес туклану серләре» дигән ачык класстан тыш чара үткәргәннәр. Акциянең мәктәп лидерлары Абуткина Аэлина белән Байчурина Эльвина укучыларда дөрес туклануны оештыру юлларын табарга, дөрес туклануның сәбәпләрен ачарга, үз сәламәтлегеңне кайгыртуның кирәклеге, сәламәтлекне саклауның һәм ныгытуның состав өлеше буларак дөрес туклану мөһимлеге турында күзаллауларны формалаштырырга ярдәм иттеләр. Алар укучыларны сәламәт, рациональ тук-лану өчен файдалы продуктлар сайлый белергә һәм сәламәтлек культурасын тәрбияләргә өйрәттеләр.
Уен барышында укучылар төрле станцияләрдә (җиләк-җимеш, витаминлы, сәламәтләндерү, сә ламәт ризык, урман) булдылар, анда төрле кызык лы биремнәр үтәделәр. Үзләре ясаган файдалы яшелчәләр рәсемнәрен булдырдылар.
Шулай итеп, бергәләп үткәргән чара кызыклы һәм файдалы үткән.

Н.ХӘЛИЛ