Татар халкы гореф-гадәтләргә һәм йолаларга бик тә бай. Онытыла барганнары да бүгенге көндә яңадан кайта башлады. Кайберләрен мәчет кайтара. Мәчет - ул Аллаһның бер Үзенә гыйбадәт кыла торган җире генә түгел, ул - мәгрифәт нуры чәчә торган урын да. Язмабыз мәчет һәм аның эше турында. Нижний Новгород өлкәсе Первомайск шәһәренә (элекке Ташино) күрше булган Мордовиянең Ельники, Зубово-Поляна, Темниково, Краснослабодск һәм башка районнары татарлары анда күпләп яши. Шул исәптән Первомайск шәһәре имамы Марат Кәмил улы Шехмаметьев та. Аның белән аралашканда мәчет турында сораштым. Ничек эшләп китүен һәм дин юлына басуын ул болай аңлатты:
- Мәчетебез меценат Ариф Кәрим улы Мещеров ярдәме белән 2007нче елны төзелә башлады. Ариф Кәрим улы тумышы белән Нижний Новгород өлкәсе Первомайск районы Верзаляй (Акчеевские Выселки) авылыннан. 2017нче елны мәчетебез «Аль-Кәрим» исеме белән эшли башлады. Мәчет ачылганчы биредә дога кылу йорты гына эшләп килде; анда Кәмил хәзрәт 80 яшенә кадәр халыкка традицион ислам кануннарын, татар халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын кире кайтара башлады.
Бүген мин мәчетебездә дини кануннар кушкан вазыйфалар белән бергә, төрле яшьтәге кешеләргә дини сабак-лар бирәм, дини бәйрәмнәребезне олылап үткәрәбез, халыкка дин кануннары турында хөтбәләр сөйлим, бигрәк мәктәпләрдә балаларга белемле булуның дәрәҗәсен аңлатырга тырышам, Бөтендөнья террорына каршы тору турында сөйләшүләр үткәрәм. Мәчеттә экскурсияләрне үткәрергәндә психолог булган Галия Рәхим кызы Кутуева белән мәдрәсә тәмамлаган Шамиль Кадим улы Садретдинов татар халкының милли традицияләре турында да сөйлиләр. Төрле-төрле акцияләрдә, Корбан гае тендә белән Рамазан айларында хәйриячеләребез-меценатларыбыз катнаша, мәсәлән, соңгыларының берсендә АО «Трансплевматика» заводы, Ташино шәһәре халкы һәм Сөләйман Керимов катнашты, - ди аралашканда Марат Кәмил улы Шехмаметьев.
Ә хәзер хәзрәт турында берничә сүз. Марат Кәмил улы Шехмаметьев тумышы белән Ельник районы Акчеево-Күгеш авылыннан. Әтисе Кәмил Усман улы гомере буе Акчеевоның «50 лет СССР» колхозында тырышып траккторчы булып хезмәт иткән, ә әнисе - Алия Шакир кызы «Сельхозтехника»да, аннары колхозда иген игүче, сыер савучы һәм башка хезмәткәрләрне, повар буларак, тәмле ашлар белән сыйлаган. Ә Кәмил улы Марат туган авылы мәктәбен тәмамлагач, авылларының хөрмәтле имамы Кәрим хәзрәт Шехмаметьев (бакыйлыкка күчте) юллавы буенча, Горький (Нижний Новгород) шәһәрендәге төрек мәдрәсәсен тәмамлый. Әмма тиз генә дини хезмәткәр булмый ул. Башта, Ташинга күчеп, заводта 9 ел токарь буларак хезмәт итә. Ташино имамы Кәмил хазрәт бакыйлыкка күчкәч, халык Маратны хәзрәт вазыйфасын үтәргә сорала. Ул: «Халыкның сүзен аяк астына салып таптарга ярамый. Дин юлына басарга Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Әби-бабайлар дин юлында булды, минем күңелемә дә хөрмәтле Кәрим хәзрәтебез дин орлыгы салып калдырды, мәдрәсәдә белем дә алдым».
Шулай, Первомайск-Ташино шәһәре «Аль-Кәрим» мәчете имамы Марат Кәмил улы Шехмаметьев, дин вазыйфалары белән бергә, шәһәр коммуналь хуҗалыкларның берсендә мастер булып та эшли. Гаилә башы бит ул. Бүген Марат хәзрәтнең өендә татар халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәтләп тыныч, матур тормыш итәләр. Өч кызлары аларны шатландырып үсә.

 

Наилә НАСЫРОВА