Дубенка районы Ломат авылы музее җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева йон эрләү буенча мастер-класс үткәргән. Олылар белән бергә, яшь буын да чарада катнашырга тиеш булганнар, әмма ...
Халкыбызны әйтәм - уңган да, булган да соң! Паласын да суккан, оекбашын да бәйләп кигән, казан асып, ашын да пешергән... Ә бүген безгә бу эшләрне эшләү түгел, хәтта сөйләү дә аз. Нәрсә итик, заман белән бергә аерым шөгыльләр (сүзләр дә) тарих шүрлегенә урнаша бара… Бу чарада Ломат авылы уңганнары катнашкан. Җыелышып, җырлый-җырлый йон эрли хатын-кызларыбыз. Искә тө-шерим: башта йонны язарга, кабага куеп эрләргә, ике орчыкны бергә йомгакка чорнарга, йонны катарга, юарга һәм йомгакка чорнарга кирәк. Шундый катлаулы процесслар үтәргә тиеш оекбаш кияр алдыннан. Әле көзге йон эрләргә бик ук бармый да – кыска...яз башы йоны эрләү өчен менә дигән! Шундый нечкәлекләр турында сөйли-сөйли мастер-класс үткән.
Бар хатын-кыз да тигез, матур иттереп йон эрли белми шул, аны бик осталар гына булдыра. Йон эрләү остасы, Нәсимә Нәсрулла кызы Рахметуллова (рәсемдә) болай ди:
- Йонны эрләү алдыннан башта аны язу кирәк. Йонны язу әллә ни авыр эш түгел, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң катлаулысы – эрләү. Каба – агачтан ясалган махсус җайланма ул. Аның очына тимер инә беркетелә. Бу йон кабадан төшеп китмәсен өчен кирәк. Йон эрләгәндә тагын бер мөһим эш коралы бар – орчык. Монысы инде каба кебек зур түгел, ә 25-30 сантиметрлы; уртасы юанрак, ике баш башы очлы таяк. Бу яшьләр өчен мәгълумат; олылырга барысы да таныш. Эрләгәндә йон тигез һәм чибәр булып чыксын өчен, практик күнекмәләр булырга тиеш; еш эрләү бу техник күнекмәне булдыра.
Йон бит ул файдалы да. Кара сарык йоны файдалы, дип әйтәләр иде. Әбиләрдән шулай калган. Авылда бүген дә сарыклар асрыйлар, әмма йонын ташлыйлар; эрләүче кеше сирәк. Ә сарык йонының файдасын сынап карарга киңәш итәм! Халык белми әйтмәс…
Шундый матур чараларда Дубенка районы Ломат авылының тырыш халкы чагыла.
Рәсемдә: йон эрләүче – Нәсимә Рахметуллова, утырганнар - Тәнзилә Пикеева, Мәзидә Муракаева.

Наилә НАСЫРОВА