27 февральдә, Саранскка Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Россия Теннис Федерациясе президенты Шамиль Тарпищев килде. Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов шәхсән үзе Шамиль Әнвәр улын Саранск тимер юл вокзалында каршы алды.
Атаклы якташыбыз Шамиль әфәнде-нең әти-әниләре Мордовиябезнең Торбеево районы Татар Юнкие авылында туып-үскән Әнвәр Билял улы Тарпищев (1913-1995) һәм Мәрьям Али кызы Салихметова (1922-2003) гаиләсендә 1948 елның 7 мартында туган. Без аның белән горурланабыз һәм ул да әти-әнисенең кендек каны тамган җирен онытмый; бу җир белән аның якты хәтирәләре бәйле. Хәтта Татар Юнкиендә Ш.Ә.Тарпищев исемендәге күл (пруд) дә бар. Бик тә тыгыз вакыты булуына карамастан, ул Татар Юнкиендә булырга ярата. 28 февральдә, Россия Теннис федерациясе президенты, легендар якташыбыз Шамиль Әнвәр улы Тарпищев Саранскида бозда мотоузышлар буенча күрсәтмә чыгышларын ачу тантанасында чыгыш ясап, әлеге спорт төренең аңа Совет чорыннан ук яхшы таныш булуын билгеләп үтте.
- Боз спидвее һәрвакыт үзенең тамаша кылуы белән таң калдырды, - дип ассызыклады Шамиль Әнвәр улы. - Кышкы вакытта бу, мөгаен, безнең илдә техник спорт төрләренең иң нәтиҗәлесе. Хәтерлим әле, совет елларында Балтыйк буе егетләре көчле иде. СССР җыелма командасы белән һәрвакыт көчле швед командасы көч сынашты. Бүген без Мордовиядә яшәүчеләр өчен бу янә зур бәйрәм икәнен күрәбез. Республикада мотоузышларны һәрвакыт яраттылар. Төбәктә спорт традицияләрен саклау бик мөһим. Барыгызга да спортта да, тормышта да, бу катлаулы вакытта да уңышлар телим.
Исегезгә төшерәбез, 2-6 март көн-нәрендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәре теннис Үзәге кортларында «Шамиль Тарпищев кубогы» Бөтенроссия спорт ярышлары, ә 7-14 мартта Халык-ара «Европа теннисы яшүсмерләр турниры «Тарпищев кубогы» («Tennis Europe Junior Tour «Tarpishchev Cup») узачак.
Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов беренче мартта физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Халыкара Олимпия комитетында Россия вәкиле, Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев белән эшлекле очрашу уздырды.
Артем Алексеевич һәм Шамиль Әнвәр улы Мордовиядә узачак ярышларга әзер-лек һәм спортны үстерү буенча фикер алыштылар.
Регион башкаласына бөтен Россиядән һәм Европа илләреннән теннисчылар килүен исәпкә алып, Мордовия туристик тармагының иң яхшысын тәкъдим итәр-гә тиеш булачак.
- Саранскка ярышларга әзерләнергә-тренировкаларга да, ярышырга да килсеннәр өчен, безгә бөтен шартларны тудырырга кирәк. Без, кешеләргә күнегүләр белән шогыльләнүдән тыш, тагын нәрсә тәкъдим итәргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Мин хәзер туризм объектларына игътибар итәм. Атка атланып йөрергә яки хәзер, кышын, чаңгыда шуарга мөмкин, - диде Артем Алексеевич Здунов һәм регионда теннис үсешенә ярдәм иткән өчен Шамиль Тарпищевка рәхмәт белдерде. Россия Теннис федерациясе башлыгы, үз чиратында, республикада спортның төрле төрләре буенча халыкара ярышларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәргә ниятләвен белдерде.
- Мордовиянең спорт ягыннан алга китүенә ярдәм итәргә мин әзер, - диде очрашуда Шамиль Әнвәр улы Тарпищев.

Наилә НАСЫРОВА