Китапның тормыштагы урыны турында күп сөйләргә була. Китап укырга сөючеләрнең грамоталылыгы арта, тарих, әдәбият, мәдәният турындагы белемнәре киңәя, әлегә билгеле булмаган җирләр белән таныша...
Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: «...Шул вакытта мин кулыма китап алам», - дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул. Шулай, Кадошкино китапханәсендә туган телгә, китапка багышлап төрле күргәзмәләр оештырыла, чаралар үтә. - Бала чактан башлап гомерем буе китап укыйм. Сердәшем дә, киңәшчем дә, рухи таянычым да ул. Башта укытучы, аннары китапханәче хезмәтен дә юкка гына сайламаганмындыр. Кулга яңа китап алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гаҗәеп рәхәт мизгелләр китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутларыдыр, мөгаен. Китапханәбезнең китап фонды бай. Шуның өстенә көндәлек матбугат - газета-журналлар күпме тагын. Рәхәтләнеп укы, күңел байлыгы тупла. Борынгылар: «Беләге көчле - берне егар, белеме тирән - меңне егар», - дип юкка гына әйтмәгәннәр, - дип сөйләп китте Кадошкино районы китапханәсенең яшь хезмәткәре Динара Идрис кызы Альмяшева (рәсемдә сулдан беренче).
Китапханәгез турында берничә сүз әйтегез дигәнгә ул:
- Китапханәбез - заман таләпләренә туры китереп яңартылган бинада. Компьютерларыбыз бар. Алар интернетка тоташтырылган. Кызыклы материалны күчереп алырга теләгән кешегә шунда ук ксерокс тора. Болар барысы да кирәк, барысы да заманча. Ләкин китап укучылар белән очрашып, хәл-әхвәл сорашып, балаларның шигырь укуларын тыңлау - үзе бер җан рәхәте. Олылар белән күрешеп сөйләшкәч, күңел бушатасың; кайчакларда гыйбрәт аласың, киңәшләргә колак саласың. Бүген кешеләргә әнә шундый аралашу җитми, ә безнең китапханәдәге очрашулар шул бушлыкны тутыра. Кыскасы, хезмәтемне яратып башкарам.

Наилә НАСЫРОВА