Армиягә чакырылуга кадәрге яшь-ләрнең «Ватан сакчысы - 2021» кышкы республика спартакиадасының район этаплары уза.
Темников балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Россия ДОСААФы оешуның 94-еллыгына багышланган, «Ватан сакчысы – 2021» кышкы республика спартакиадасының зона этабы узган.
Спартакиаданың финалына үтү мөмкинлеге өчен Краснослободск, Теньгушево, Зубово-Поляна, Ельники һәм Темников районнарыннан биш команда көч сынашкан. Ярышлар башланыр алдыннан командаларга техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж бирелгән. Балалар үзләренең сафта әзер-лекләрен физик яктан - перекладинада күтәрелү, утлы ату - пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын җыю һәм сүтү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Узган барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча өченче урын Ельники районы командасы яулаган. Икенче урында Явас авылы егетләре. Мактаулы беренче урынны Темников районы алган.
Беренче урынны яулаган команда составында Советлар Союзы герое А.И.Семиков исемендәге Темников урта мәктәбе укучылары Илдус Нураев, Вячеслав Гераськин, Руслан Трегулов һәм капитаннары Артем Шурупов иде. Команданы әзерләүче җитәкче – утыз елдан артык хезмәт иткән югары квалификацияле физкультура һәм ОБЖ укытучысы Шамиль Зариф улы Акчурин. Ул Почётная грамота Министерства спорта Республики Мордовия, Грант Главы РМ, Почётная грамота правительства Республики Мордовия, Почётная грамота Министерства просвещения Российской Федерации дигән бүләкләр белән бүләкләнгән. Укучылары да җитәкчеләре төсле тырышлар, сынатмаганнар – беренчеләр һәм регион ярышларында да шундыйлар булып калсыннар.
Узган атнада, шулай ук, Тор-беево муниципаль районы адми-нистрациясенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге инициативасы белән Торбеево урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында Армиягә чакырылучы яшьләрнең «Ватан сакчысы - 2021» кышкы респуб лика спартакиадасының район этабы узган. Спартакиадада җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Наилә НАСЫРОВА