Иртән кашык белән татлы шикәр салган бер чынаяк кайнар кофе яки чәй дәрт өсти, көч кертә төсле тоела. «Зарарлы!» - дип ачулана диетологлар. «Тәмле!» - дип каршы чыга тәм-том яратучылар. Шикәрне азык-төлектә куллану, әлеге продуктның файдасы һәм зыяны турында бәхәсләшкәндә, без аны җитештерү буенча катлаулы технологик процессларга җәлеп ителгән кешеләр турында сөйлибез.
Мордовиядә һәм аннан читтә ООО «Ромодановосахар» җәмгыятчелеге шикәрен мактап ашыйбыз. Аңа быел 60 яшь тула. Букадәр ел тулуга карамастан, предприятие яшь әле һәм монда бик күп яшь белгечләр эшли. Завод төрле яшьтәге, һөнәрле, милләтле кешеләрне бер зур, тату гаиләгә берләштерә.

Бүгенге героебыз – Ромоданово районы Алтар авылында туып-үскән егерме җиде яшьлек Бәсыр Гаяз улы Исхаков. Ул предприятиегә 2014 елда, Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң ук килә һәм әзер продукция складында ярдәмче эшче булып эшли башлый. Вакыт узгач, чөгендер кисү машинист-көйләүче итеп күчерелә. Башта татлы тамыразыкларны гидротранспортер юа һәм су басымы белән пычрактан чистартып, чиста үлчәүләргә тапшыра. Анда чөгендерләрне үлчиләр һәм транспортер буенча тамыразыкны ки-сүче машинага озаталар. Ә менә би-редә алар йомычкаларга - стружкаларга кисеп, сок һәм жом бүлеге булган диффузион аппаратка тапшырыла.
Һәр җитештерү участогында белем, осталык һәм, әлбәттә инде, җаваплы кешеләр таләп ителә. Бясыр кебек белгечләр һәрвакыт яхшы исәптә. Сменага чыгып, ул җиһазларның эш режимын һәм технологик процессын күзәтеп тора, кирәк очракта, теләсә нинди җитешсезлекне бетерергә тырыша. Хәзер, завод ремонт эшләренә тотынганда, ул төзелеш участогында бетон җәюче булып эшли. Биредә, заводта, абыйсы Ильнур Гаяз улы да эшли.
Яшь Исхаковлар гаиләсе Ромо-даново авылында яши. Ирле-хатынлы ике кыз үстерәләр. Олы кызына - алты яшь, ә кечкенәсенә  бер елдан аз гына күбрәк. Ана капиталы акчасына алар үз торак ларын сатып алганнар һәм тормышларын башка урында күз алларына да китерә алмыйлар; аның турында уйлап та караганнары юк.
- Биредә барысы да миңа якын. Янәшәдә генә эшебез, туган йортыбыз, әти-әниләребез янына без ял көннәре саен киләбез. Өебездән ерак түгел балалар бакчасы, мәктәп, һәм бәхет өчен тагын нәрсә кирәк, - дип уртаклашты язма героебыз.
Шулкадәр максатчан кешенең уй-ниятләре тормышка ашырылыр дип ышанабыз.

 

Н. ХӘЛИЛ