Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тармакның тотрыклылыгын саклап калып, аның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен  Динара Алдаркина бар көчен куя.
Динара Алдаркина - Кадошкино районы алдминистрациясе авыл хуҗалыгы идарәсе белгече. Эшен чын-чынлап ярата, коллективта үз урынын тапкан. Динара, югары белем алгач, хезмәт биографиясен район финанс бүлегендә башлап җибәрә. Ул киләчәккә ныклы адымнарына ярдәм иткән эш тәҗрибәсен шулай башлаган була. - Декрет ялыннан кире эшемә кайткач, идарәдә яңа өлкә хезмәткәре урынын тәкъдим иттеләр - ризалаштым, - дип уртаклаша Динара. - Хезмәт биографиямнең яңа баскычы, яңа өлкә, яңа вазыйфалар, яңа кешеләр белән башланып китте. Билгеле булганча, мин - авыл кешесе, авылда туып-үскән, авыл хуҗалыгы эшләренең практик ягын яхшы беләм. Ә идарә коллективындагы хезмәт аерылып тора. Эшемне яраттым, авыл хуҗалыгы өлкәсендә социаль-игътисад үсеше прогнозын төзү, авыл хуҗалыгы һәм җитештерүчеләр финанс-игътисади торышы турындагы отчетны җыю кызыклы.Вазыйфама тагы бер юәлеш - хезмәт көндәшлеге (трудового соперничества) юнәлеше, хезмәт алдынгыларын бүләкләргә документларны әзерләү  һәм башкалар. Шулай булгач цифрлар белән генә түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләре белән дә эш итәргә туры килә. Барысы да кирәкле һәм үзенчәлекле эш, финанс өлкәсе эшчесе буларак профессионал үсештә тагы да мавыктыргыч һәм практик кулланышка файдалы дип саныйм, ди әңгәмәсендә.

Н.Хәлил