1905 елда авылда Усманов Летфулла Камалетдин улы җитәкчелегендә беренче башлангыч мәктәп ачыла. Ләмберәдә туып яшәгән халкыбыз кичергән авыр һәм караңгы елларда да мәгърифәтне саклау һәм баету, киләчәк буыннарга җиткерү өчен көрәшкән күренекле кешеләребезне онытып буламы...
Ләмберә мәгариф тарихына гүзәл эшләре белән кереп калган Ләмберәнең атаклы мулласы – 1880 еллардан Ләмберәдә имам-мөдәррис, мөдәррис вазыйфасын башкарган Камалетдин хәзрәтне, аның улы Летфулла абый - әтисенең дәвамчысы, гомер буена истә калдылар. Летфулла Камалетдин улы мәдрәсәне тәмамлап, 1905 елда үзе төзегән программалар белән, дини һәм дөньяви фәннәрне бергә бәйләп белем биргән. Абушаев Камалетдин Фетхулла улы, Чуклов Садретдин Бадретдин улы – аның беренче укучылары. Революциядан соң Абушаев Камалетдин туган авылы мәктәбендә укыта. Соңга, белем күтәрү курсларында укып, Саранск шәһәрендә институтта хезмәт итә. Аннары аны Мәскәү фәнни институтына хезмәткәр итеп күчерәләр. Абушаев Камалетдин Фетхулла улы - авылның беренче профессоры.
Летфулла Камалетдин улының иң яхшы белемле укучыларыннан саналган Чуклов Садретдин Бадретдин улы Ләмберә башлангыч мәктәбен тәмамлап, Пенза шәһәрендә белем ала. Авылда кирәкле документлар, хатлар аның кулы аша уза. Шул вакыт ул авылда зур белемле кеше дип санала иде. Летфулла Камалетдин улының мәктәп уңышларында өлеше зур; укытучылар белән бергә белемен, тәҗрибәсен, ярдәмен кызганмаган халыкка. Аның зирәк зиһене, искиткеч тырышлыгы белән ул мәктәпнең олы хуҗасына әйләнә дә.
Күңеле белемгә тартылган кешеләр балаларын, тирә - як авыллардан да, Летфулла абыйның мәктәбенә китергәннәр. Укучылар саны елдан-ел артып килгән һәм 1925 елдан Ләмберә башлангыч мәктәбе җиде еллык мәктәпкә әйләндерелә. Шул еллардан башлап мәгариф, мәдәният тармакларында зур борылыш башлана; авылларда мәктәпләр, клублар, китапханәләр оештырыла. Ә 1930 елда Ләмберәдә беренче “Нариманово” колхозы барлыкка килә. Аның председателе Саид Хабибулла улы Макаев (гражданнар сугышында катнашкан полк комиссары) була. 1933 елда Ләмберәдә район оештырыла. Аның беренче райком секретаре булып Исеев Алим Садык улы сайлана. Райисполком председателе – Мансуров Хөсәен Хәсән улы куела. Алар барысы да Ләмберә мәктәбе тәмамлаган кешеләр. “Колхозчы ударник” дигән газета редакциясе дә 1934 елда оештырыла. 1935 елда – район китапханәсе, ә 1936 елда - татар педучилищесы ачыла.
1937 елларда илнең иң асыл, иң акыллы, иң белемле, талантлы кешеләрен юк итү чоры башлана. Куркыныч репрессия елларында Ләмберә авылының уллары, кызлары да хәсрәт күрә: Мансуров Хөсәен Хәсән улы, 1942 елда КГБ кулыннан һәләк булган Глямшин Муса Ахмет улы (Шамиль Салимовның бабасы), Ямбушев Җамалетдин Җамалетдин улы, (Ямбушев Фәритнең әтисе), укытучы Норкина Гөлшат Ахмәт кызы (Гөлнур Сагитованың әнисе) һәм бик күп башкалар.
Авылым халкы бер хәерчелектән икенче хәерчелеккә төшеп яши. Сугыш еллары... 724 кеше Ләмберәдән сугышта көрәшә; 349 - кайтмый. Шул саннар арасында курку белмәс Ләмберәнең 18 кызы батырларча сугышалар. Шулар арасында Ләмберә мәктәбенең пионервожатые Фарова Сабирә Ибрагим кызы сугыштан инвалид булып кайта, 1955 елга кадәр мәктәптә хезмәт итә, соңга балалар бакасының мөдире булып эшли.
Авылның иң гүзәл кешеләре – авыл укытучылары, Бөек Ватан сугышы ветераннары: Искандяров Касим Садык улы, Ерзин Фатих Абдулла улы, РФ “Дуслык” ордены белән бүләкләнгән Гөлнур Абдулла кызы Сагитова, Мордовия атказанган мәгариф хезмәткәре Алукаева Саҗидә Хөсәен кызы, Усманова Сания Садык кызы, Усманова Клара Тәльгат кызы (Летфулла абыйның оныгы), Искандярова Алия Хикмәтулла кызы, Казакова Мянсура Летфулла кызы, Сибушева Алия Әмин кызы, Каргина Роза Мингаҗетдин кызы, Алукаева Рәисә Али кызы, Алукаева Мәнсура Саләхетдин кызы (класс җитәкчебез), Алукаев Аббәс Али улы, Севкаев Марат Мөхәммәтҗан улы, туган авылыбызда туып үскән, туган авылы мәктәбендә белем алган хәзерге директоры Мензуллин Юнир Бясыр улы һәм бик күп башка хөрмәтле авыл укытучылары. Тагы Ләмберә мәктәбендә белем алып, җаваплы хезмәтләрдә эшләп, авылыбызның горурлыгы булган егетләребез, кызларыбыз: Абдулхак Абдулгафур улы Салимов, Исмагил Исхак улы Сяфуков, Фәрит Җамалетдин улы Ямбушев, Шамиль Анвәр улы Салимов, Галия Летфулла кызы Катикова, Наилә Рафик кызы Ерзина.  Очучыларыбыз – Зәки Аймуранов, Наиль Дукин, Бязит Грошев, Рәшид Грошев, Рафик Макаев. Алдынгы медицина хезмәткәрләре - табибәләре дә шул Ләмберә унъеллык мәктәбен тәмамлыйлар: Искандярова Клара Касим кызы, Алукаева Гүзәл Хамзә кызы, Мяксиняева Румия Тагир кызы, Алукаева Сафура Абдулла кызы, Ерзина Някия Усман кызы, Абдрашитова Римма Рәстәм кызы (Летфулла абыйның оныгы) алар күбәүләр. Авылым чирәмендә тәгәрәп үскән, авыл гореф-гадәтләрен белеп тәрбияләнгән олы җанлы кызларыбыз һәм улларыбыз кешелек сыйфатларын югатмаган, мәрхәмәтле булып чыктылар. Барысы да Ләмберә мәктәбендә белем алып биеклеккә күтәрелделәр. Авыл халкыбызга авылның тарихны гына түгел, бүгенгесе дә кадерле; бүгенге буын кешеләре белән дә горурлана алабыз.
Мин, Ипкаева Рәшидә Али кызы, Ләмберә мәктәбен 1957 елда тәмам-ладым; 60 ел инде. Класс җитәкчесебез Алукаева Мәнсура Саләхетдин кызы белән төшкән фотода 10нчы сыйныф классташларым. 1946 елларда Ләмберә зираты каршында төзелгән бинага башлангыч мәктәпне күчерделәр; 1-4 класслар шул мәктәптә укыдык. Летфулла абый, башлангыч мәктәпнең директоры иде, хәзерге Большевиклар урамында яшәде. Без, кечкенә укучы балалар, һәр көн директорыбыз Летфулла абыйны каршы алырга бара идек. Биек буйлы, зәңгәр күзле, пөхтә киенгән, һәрвакытта да галстук бәйләгән, искиткеч матур, тыйнак абыебызны, беркайчан да тавыш күтәреп балаларга кычкырганын ишетмәдек. Летфулла абый минем исемдә шундый сөйкемле шәхес булып калды.
1947 елдан 1951 елга кадәр башлангыч мәктәптә укыткан хөрмәтле укытучыларыбыз гомергә исә калды: Алукаева Хакимә апа, Янгляева Мензифа апа, Аймуранова Мәнсура апа, татар педучилищасы директоры Аипов Умяр Хамзә улының хатыны Аипова Зарифә апа да башлангыч мәктәптә укытты (Зарифә апа тумашы белән Иса авылы кызы иде). Бишенче класстан тау урамында төзелгән урта мәктәптә укып, 1957 елда мәктәпне тәмамладык. 1954 елда Ләмберә татар педучилищасын Инсар районына күчерделәр. Аның тарих фәннәре укытучысы Салимов Абдулхак Абдулгафур улы урта мәктәпнең директоры вазыйфасын үтәде шул вакыт. 1958 елдан алып, озак еллар, урта мәктәпнең директоры булып, Бөек Ватан сугышы ветераны, Искандяров Касим Садык улы хезмәт итте. Аллага шөкер, Касим Садык улына 93 яшь, исән - сау, лаеклы ялда. Касим Садыковичны алмаштырды Кантеев Шамиль Хусаинович. Бүгенге Ләмберә мәктәбенең директоры Юнир Бясыр улы Мензуллинга һәм барлык мәктәп укытучыларына һәм классташларыма көтелмәгән куанычлар, шатлыклар гына телим.

Рәшидә Ипкаева