Азат Алмакаевны мин бала чагыннан ук беләм; күрше малае иде.
Авылда фермерлык эше «Начинающий фермер» федераль программасын кабул иткәч активлашты. Ел саен авыл хуҗалыгы өлкәсенә 15-10 яшь фермер үз эшен башлап җибәрә. Шулай, үткән ел Татар Тавласы авылында яшәүче Азат Рәстәм улы Алмакаев та, югары белем алуына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тугърылыклы булып кала: үз эшен ача.
Альбина белән Азат мәктәптә бар предметтан да яхшы өлгерә иделәр. Азатлар Аксен авылыннан Татар Тавласына күчкәч, Наиль энесе туды. Әниләре Луиза Аллям кызы, хезмәтне яратып үскән һәм балаларына да хезмәткә хөрмәт тәрбияләгән. «Азатым – кул эшләре остасы: ташчы да, плотник та, техника белән дә дус. Мал-туар абзарын үз куллары белән эшләде, мунча да салды. Ә хәзер фермерлык эшенә чумды. Аңа бу эш таныш. Балачактан ук мал-туар арасында кайнашты, ярдәм итә иде, - ди Луиза ханым. Авылыбызда элек көтү-көтү мал-туар асрый идек; җәй көне һәрбер йорт алдында көтүне каршы алырга халык чыга иде һәм колхозның да берничә көтүе бар иде. Ә хәзер бу авыр хезмәттән күп кеше ераклашты. Максатчан кешеләр генә мал-туар асрый бүген».
Азат, җәйге каникулларда колхозда комбайнер булып та эшләгән. Озын буе, киң җилкәсе дә моңа ярдәм иткән. Урта мәктәпне тәмамлап, вузда менеджер-җитәкче белгечлеген алырга-ала, әмма һәрвакыт үз эшен оештырып ачарга теләде ул. «Совхоз юкка чыгу бик тә зур зыян китерде авылдашларыма, - ди Азат. - Авыл халкының эше бар иде. Бүген ир-атларыбызның күбесе, гаиләләреннән аерылып,  чит җирләргә кәсеб эзләп чыгып китәләр; Таймырга кадәр җитәләр. Аларсыз Тавлабыз да буш. Әле ярый шәһәргә якын урнашканбыз, кайберәүләр шунда йөреп эшли. Ә мин - кече Ватаным патриоты – авылда яшим һәм киләчәгем уңышы да биредә дип уйлыйм», - ди Азат Рәстәм улы Алмакаев.
Азат, тормыш иптәше Зульфия ярдәме белән, «Яшь фермер» («Поддержка начинающих фермеров в РМ до 2020 года») программасы кысаларында сөт җитештерү буенча хуҗалык оештырган. Нәкъ шул программа авылда ныгып калырга ярдәм итә дә инде. Сөтле сыерларны йөз башка кадәр җиткерергә дигән хыял белән яши ул. Крестьян- фермерчылык статусына җитәр өчен аннан артыграк хайван булса да яхшы. Әмма моңа ирешү күп көч сорый. Белгәнебезчә, бүген сөтлебикәләрнең һәрберсе 70-80 мең сум тора. Хөкүмәт ярдәмесез биредә берничек үсеш булдырып булмый. Мал-туар санын арттыру, яшәү урыннарын булдыру, ашамлыклар белән тәэмин итү – шул инде Азатның үз эше перспективасы. Ә бүген башлап җибәргән эшендә барлыгы ике сыеры, бозавы һәм өч баш иткә үстерә торган үгезе бар. Әлегә Азатның 20 баш сыерлык абзары бар, тагы ун сыерлык абзары төзелеп бетәргә җыена. Әкренләп алга атлый ул, планнарын тормышка ашыра. Крестьян-фермер статусына кадәр үсәчәгенә өмет бар, һәрхәлдә хөкүмәтнең ярдәме белән.
- Бүген малларга азык алырга була, акчаң гына булсын,- ди яшь фермер, -  ә малларны грант акчасына алырга исәп. Абзарлар белән булган сорауны да чишәргә уебызда – колхозның элекке коровнигын ремонтлап әзерләргә җыенам. Плаштырылганча килеп чыкса, нәтиҗә булыр дип ышанам.
Азат Алмакаев сөт эшкәртү белән шогыльләнә, чөнки бүген экологик чиста каймак, эремчек, ак майны халык яратып, «эх!» дигәнче алып бетерә. Саулык кыйбатрак бит. Тагы алар бәяләрне дә арттырмыйлар.
- Безнең сөт ашамлыкларыбыз кибетнекенә караганда очсыз, - ди Луиза Аллям кызы, - бәя белән сыйфат сатып алу мөмкинчелеген билгели, ә безнең бу өлкәдә проблема юк. Азатым сөтне эшкәртү мини-заводы сатып алырга хыяллана. Ансыз кыенга туры киләчәк. Тагы сыерларның нәсел-лесен, тикшерелгән сатучыдан, көненә 35 литр бирә торган элит токымлысын ала. Фермер булып үсү өчен озак юл үтәсе бар. Башта егерме баш сыер белән башлап җибәрергә уйлый улым, аннары әкренләп сыер көтүен үстерер. Шуңа токымлы сыерларның бозауларын сыерга үстерергә планлаштыра. Ә үгез бозаулары иткә китәчәк. Технологияләре дә билгеле, сату юллары шомарган. Малны бугазлау цехыннан итне перекупщиклар сатып ала. Авылыбыз халкы да итне дә, сөт ашамлыкларын да яратып ала. Шулай инде авыл хуҗалыгындагы ит-сөт производствасы бара.
Азат Рәстәм улы эш урыннары булдыру турында да кайгырткан. Алтылап кеше кирәк булачак. Иң элек әнисе Луиза Аллям кызы белән үги әтисе Малик Әхмәт улы, энесе Наиль һәм сеңеле Альбина, әнисенең апасы Равилә Исхак кызы һәм Азат үзе эшләр.
Малик Әхмәт улының малны бугазлау цехы Азатка зур ярдәм булачак. Ул райондагы цехлар арасында уйланылган һәм төпле булуы белән аерылып тора. Цех электр, су белән тәэмин ителә, канализациясе эшли, алты хайван түшенә суыткыч бар, ветеринар өчен бүлмә дә булдырылган. Түшне элеп кую җиһазлары, эшкәртү һәм машинага тияү линияләре механизацияләнгән һәм барлык санитар таләпләргә җавап кайтара. Бүген биредә беръюлы дүрт мал бугазлана. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бу бугазлау цехын республикабызда иң яхшыларның берсе дип бәяли. Фермер буларак башлаган Алмакаев Азатның эше, Малик Әхмәт улының малны бугазлау цехы белән бергә, уңар дип уйларга урын бар. Шәхси тормышына килгәндә - Азат Рөстәм улы белән Зульфия ханым ике балаларына да хезмәткә хөрмәт тәрбиялиләр. Киләчәктә эшләренең дәвамы булачак дип тә әйтәсе килә.

Наилә Насырова