«Кеше нәрсәдә булса турында хыялланырга тиеш», - әти-әнисенең шундый киңәшен үтәгән Наилә Насибулла кызы Мельникова, шуңа бар көчен куеп тырышкан һәм мәктәп елларында ук хыялланган юрист профессиясен үзләштергән.
Юридик эш стажы кырык елдан да артык!
Наилә Насибулла кызы киләчәк профессиясенә омтылыш бишенче сыйныфта укыгын чакта ук алган. Дөресрәге, башта ул следовательлек турында хыяллана. Моңа әти-әнисе тәэсир итә. Алар кызларына: «У человека обязательно должна быть в жизни мечта или цель, к которой он должен стремиться. Только тогда сможешь чего-то добиться и станешь состоявшейся личностью». Ул «кул тотучысыз» юридик факультетына укырга керергә бик авыр булачагын яхшы аңлаган; анда керергә конкурс һәрвакыт югары булды. Шуңа мәктәпне тәмамлап Саранскның Ленин районы судына сәркәтиб-секретарь булып хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Соңга документларын вузга тапшыра. Наилә үзен  Н.П. Огарев исемендәге Мордовия госуниверситетының юридик факультеты студентлары исемлегендә күргәч шатланганын белсә идегез; хыялына иреште!
Соң ул Мордовия Югары суды секретаре, Зубово-Поляна һәм Ләмберә районнары РОВДы следователе булып эшли. Наилә Насибулла кызының 1977 елда башланган юридик эш стажы кырык елдан артык. Зур сан. Һәрхәлдә, бу профессиядә төрлесе: эштән арган чаклар, көне-төне хезмәттә булу якыннар арасында аңламаучылыклар килеп чыгу, тырыш хезмәт булды! Еш кына юристларны табиблар белән чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне савыктыру өчен күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.
Юрист әле ул - тәрбияче дә, психолог та. Кеше күңеленең иң тирән катламнарын, анда яшеренгән серләрне ачу, башкалар хисабына яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да йөкләтелә. Бүгенге юрист, уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге, карарларны тиз кабул итә алуы, заман техникасын оста куллана белүе, утлы коралдан яхшы, төз атуы, физик ныклыгы белән аерылып торса гына, хезмәтендә зур уңышларга ирешәчәк. Судья булгач, икеләнү очрак-лары да булган. Әмма бервакытта да сайлаган профессиясенннән ваз кичү булмаган. Киресенчә, еллар үтү белән нәкъ шул профессия турында хыялланган да ул. Биредә генә бар сәләте ачылган да. Тормышта үз урынын таба белгән Наилә Насибулла кызы Мельникова 1996нчы елның  июнендә Ләмберә районында федераль судья вазифасына билгеләнә.
Кеше тормышын хәл итү - анардан авыр нәрсә бармы? Кешенең кем булуына карамастан, законның һәрбер хәрефе үз урынында булырга тиеш. – Биредә кешене шәхес иттереп карау, кем булуын, җинаятьтән соң үкенү-үкенмәвен һәм күпмегә тирән баткан ул бу урында аңлау бик тә кирәк, - дип фикере белән уртаклаша судья.  – Шуңа өйдә дә эш турында уйлыйм. Башымда чираттагы процессның һәрбер сызымын, һәрбер штрихын «әйләндерәм». Хаталану куркыныч; кеше язмышын хәл итәсең бит. Ләмберәнең «Призыв»ына биргән интерьюда: «...я и дома – на работе. Страшно допустить ошибку при вынесении приговора и тем самым разрушить судьбу человека. Потому и, честно говоря, не люблю уголовные дела, а их в моей практике, к сожалению, было немало. Каждый случай – это трагедия в жизни потерпевших и обвиняемых, которую уже не исправить. Особенно, если речь идет об убийстве или нанесении тяжких телесных повреждений... Но даже и в такой ситуации стараешься проявлять объективность, как бы трудно это ни было.
...Это неправда, что судьи, не моргнув глазом, отправляют за решетку подсудимых.  Каждое дело «пропускаешь через душу», где оно оставляет свой след. И если в ходе судебного разбирательства выясняется, что человек не виновен, это доставляет искреннюю радость».
Ләмберәдә булган бер очрак. Мельникова эшенә җитмеш яшьләрдәге бер ир килә. Аңа белгечнең киңәше кирәк: хезмәт кенәгәсендә бер хәрефтә ялгыш ясаганнар һәм шуннан документларында аңлашмаучанлык барлыкка килгән. Хәтта ир-атның сабырлыгы бетеп күзләре яшьләнә. Бу вакыт Наилә Насибулла кызының курсларда үткән психолог белеменең дә кирәге чыга. Кеше төсле аралашып, аңлашып, тынычландырып документындагы бер хәрефне төзәтү өчен судка гариза язарга киңәш бирә. Шул рәвешле ярдәмнәр дә күрсәтергә туры килә белгечкә. Кемнәрдер өчен кечкенә генә сорау, ә кемнәрдер өчен – хәлиткеч. Шуна килеп чыккан сораулар бихисап һәм алар барысы да дөрес хәл ителергә тиеш. Юкка гына судьяны - законга таянып дөрес хөкем итүче, димиләр.

Н.Хәлил