Шамиль Касыйм улы Баторшинга 65 яшь булуга карамастан, яшь күренә; ул шактый нык, төз. Гомеренә, язмышына зарланмый. Ул бүгенге тормышыннан канәгать. Вакытының күп өлешен хуҗалык белән мәшгуль – тракторлар һәм автомобильләр ремонтлый, җәен - бакчада эшли, мал-туар карый, кышын - кар чистарта. Эш мәшәкатьләре дә аз түгел аның. Ял минутларында, күзлек киеп, газета-журналлар укый, кроссвордлар чишә, телевизор карый. Ирексездән бу хезмәт сөючән кешегә, аның сөялле кулларына карата хөрмәт һәм рәхмәтлелек хисе туа. Ул үз гомерендә туган колхозына, гаиләсенә, авылдашларына бик күп игелекле эшләр башкарды һәм дә кешеләргә бары тик яхшылыклар итүен дәвам итә. Шамиль Касыйм улы Баторшин 1954нче елда Инсар районы Потиж елгасы ярына урнашкан Яндовище авылында туа. 1962нче елда җирле мәктәпкә укырга керә. 1967нче елның җәендә беренче хезмәт күнекмәләрен ала: басуларында тормалы ат белән эшли башлый. Әмма аны тракторлар кызыксындыра. Колхоз кырларында куәтле дизельләрнең ничек эшләвен күзәтүе аңа ошый. Ә аннары трактор кабинасында тракторчының техника белән җитез идарә итүен күзәтеп тора. Шуннан яшь Шамильдә механизатор булу фикере туа. Әмма бу хыял тиз генә тормышка аша алмый. Мәктәп каникулларында Шамиль туган авылы басуларында трактор ярдәмчесе булып эшли, шул ук вакытта аңа трактор белән мөстәкыйль идарә итүне ышанып тапшыруларын көтә. Ярый әле, колхоз механизаторлары егетнең техникада эшләргә омтылуын аңлап карыйлар; аңа механизаторлык һөнәре нигезләрен үзләштерүдә булышалар. Шулай, 1970нче елда ул комбайнчы ярдәмчесе булып туган кырларында үскән иген уңышын җыя башлый. Намус белән хезмәт итә. Киләсе елда, авыл егетенә 17 яшь тулганда, СК- 4 комбаинында мөстәкыйль эшләп ала. 1972нче елда, колхоз кырларында уңышлы эшләгәне өчен, Шамиль Касыйм улы Баторшин Смоленск шәһәренә туристик путевка белән бүләкләнә. Ә аннары тырыш хезмәте өчен ел саен путевкалар алып, СССРның күп кенә шәһәрләрендә була.
Язма героебыз чын-чынлап 1973нче елдан тракторда эшли башлый: башта МТЗ-82, аннары Т-150. Нәтиҗәле хезмәте, беренче чиратта, механизаторга үзенә бәйле. Техниканы тәртиптә тоту, ватылса, тиз арада ремонтлау, эшне оператив һәм сыйфатлы итеп башкару ягыннан Шамиль – һәрвакыт беренче. Алдынгы механизатор исеме юкка бирелми үзенә. Үз эшенең остасы булган егетебезнең эшеннән җитәкчеләре бик тә канәгать булалар. Яшь егетнең техникага тартылуын күреп, колхоз җитәкчелеге аңа катлаулы биремнәрнең үтәлешен ышанып тапшыра. Мәсәлән, 1975нче елда Шамиль Касыйм улы Баторшин ярышларда тәҗрибәлерәк тракторчыларны узып, колхоз механизаторлары арасында беренче урынны яулый. Бу зур хезмәт җиңүе аңа гомер буена истә кала.
Аннары, 1997нче елда, Ш.К.Баторшин К-701 куәтле тракторында эшли. Бераздан янә МТЗ-82гә күчә. Техниканың теләсә кайсысына утырса да - булдыра. Тормышын туган җиренә багышлаган чын авыл кешесе ул!
Бай механизаторлык тәҗрибәсе булган Касыйм улы Шамильгә, 1982нче елдан алып, төрле йөк автомо-бильләрендә дә эшләргә туры килә: ГАЗ-51, ГАЗ-53, ЗИЛ-157. Колхозда шофер хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый. Бу елларда асфальт юллар юк диярлек. Җәй көне яуган яңгырлардан соңгы пычракта һәм юлсызлыкта рейска чыгулар, кышын - кар көртләрен җиңә-җиңә йөрүләр – барысын да җиңә белде ул. Автомобилен һәрвакыт төзек хәлдә тотканга уңышларга ирешә, шул. Хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы өчен аны «Федосеенко» исемендәге колхозда хөрмәт итәләр. Нинди эш йөкләсәләр дә, нинди генә техникага утыртсалар да – барысын җиренә җиткереп башкара, матур нәтиҗәләргә ирешә: 2008нче елда бензовозда эшләгәндә дә шулай була, 2013нче елда машина белән сыер савучыларны саварга йөрткәндә дә. Аның тырыш хезмәт юлы еллары әнә шулай үткән. Намуслы хезмәте өчен ул күпсанлы бүләкләр белән дә бүләкләнгән.
Ул – чын авыл кешесе! Тормышын туган җиренә багышлаган кеше. Шамиль Касыйм улы үз гомерендә зур һәм яңгыравыклы батырлык кылмаса да, әмма авылдагы озак еллар тырыш хезмәте батырлык түгелмени? Бу тыйнак батырлык, әмма аны башкарган кеше шулай ук хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Гомер-гомергә авыл аның кебек тырыш хезмәткәрләр булышлыгы аркасында яши дә. Шамиль Касыйм улы Баторшинны туган авылы Яндовищесында гына белсәләр дә, бу аның хөрмәтен киметми һәм ул нәкъ менә хезмәте белән матур һәм данлы. Аның тормыш сөючәнлеге һәм хезмәткә гадел каравы көнләшерлек.

Наилә Насырова