Ельники туган якны өйрәнү музеенда алты татар авылы һәм Ельники районы тарихы буенча китап өстендә эш тәмамлана. Китап архив документларына нигезләнгән; анда укучыларның тикшеренү эшләре һәм өлкәннәрнең истәлекләре кертелгән. Авторларның берсе безгә билгеле булган Акчеево авылының хөрмәтле укытучысы Румия Камиль кызы Шехмаметьева.
Материалларны җыю барышында авторлар берничә тапкыр татар авылларында туып-үскән, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкның буыннарына китап язуда катнашу үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Күпләре җавап кайтарган. Алар җибәргән материаллар китапка кертелгән; алар аны мәгънәле һәм кызыклы итә.

Ноябрь аенда яңа материаллар алганнар. Бүген Мәскәү өлкәсендә яшәүче Кадышево авылында туган Камиль Хәлим улы Богданов үзенең истәлекләрен җибәргән. 11 елдан артык ул «Сельхозтехника» район берләшмәсе идарәчесе вазыйфасын башкаручы, аннары – идарәчесе (управляющий) булып эшләгән. Ильдар Янбухтин (Мәскәү өлкәсе) һәм Эльвера Косова (Мәскәү) да кызыклы материаллар җибәргәннәр. Алар Камалетдин Раджаб улы Шехмаметьев нәселеннән (1870 елда туган) Лобановка авылыннан.
Уртак тырышлык белән төрле чорларның күп фотосурәтләре җыелган, алар безгә күптән үткән заманнарга күчәргә, эшчәнлекнең төрле өлкә-ләрендә хезмәт куйган кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкинлек бирә. Солдатлар, тракторчылар, шәфкать туташлары, укытучылар – алар барысы да җәмгыять файдасына намуслы хезмәт итүчеләр.
Китап 2023 ел башында подписка буенча якынча 1000 битле иттереп бастырылачак.