Тарихи, сәяси, мәдәни вакыйгалар, һичшиксез, кешеләрнең тормышына, аларның рухи-әхлакый карашларына, үсешенә тәэсир итә. Аерым кешенең язмышы - аның герой һәм фаҗигале битләре белән билгеле бер чорның дөреслеген чагылдырган көзге.
Шулай, Атюрьево районында өлкән буын вәкилләрен «Сугыш чоры балалары» медальләре белән бүләкләү дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсе тормышына керде. Кызганычка каршы, Атюрьево районында әлеге коточкыч вакыйгаларда катнашучылар калмаган, әмма, бәхеткә каршы, сугыш елларын яхшы хәтерләүче «Сугыш чоры балалары» исән әле. Аларның балачагы юк иде дип әйтергә була. Күпчелек гаиләләрдә сугыш елларына балачаклары туры килгән туганнары бар, ләкин гади кызлар һәм малайларның ничек яшәгәннәрен бик аз кеше белә; аларга түзәргә һәм авыр тормыш кичерергә туры килгән. «Сугыш балалары» - хәзерге әби - бабайлар буыны. Сугыш аларның якты һәм шатлыклы балачагын тартып ала, балалар язмышларын гарипләндерә, чөнки сугыш башы алар өчен тормыш башлану белән туры килә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә.
Үткән ел азагында Атюрьево районы ветераннар советы рәисе, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, берничә  ветеранның  өйләренә  барып, аларны  бүләкләгәннәр. Бүләкләнүчеләр арасында өлкән буын вәкилләре, авыр сынаулар һәм югалтулары күп булган кешеләр, шулай ук Ватаннары һәм туган яклары исеме һәм чәчәк атуы өчен күпьеллык авыр хезмәтләре белән аерылып торганнар. Алар арасында Шамиль Мифтах улы Вергасов (10.09.1934 елда туган) бар. Ул, Пишляй авылында яшәүче авыл халкының абсолют күпчелеге кебек, үзенең хезмәт биографиясен мәктәп елларында башлаган бала. Шамиль Мифтах улы өлкәннәргә кырда һәм өйдә ярдәм иткән яшьтәшләре арасында. Мәктәпне тәмамлаганнан соң өч ел армиядә хезмәт итә, ә 1956 елда, мобилизацияләнгәннән соң, ул 1995 елда лаеклы ялга чыкканчы, башта туган районының «Партизан» совхозында, ә аннары 1989 елдан яңа «Колопинский» совхозында намус белән хезмәт итә.
- Полуторкадан башлап, - дип искә ала «Хезмәт ветераны», - аннары ГАЗ-53дә эшләдем, ә пенсиягә КамАЗ шоферы буларак чыктым, - ди.
Зирәк акыллы, ярдәмчел, кешелекле Шамиль Мифтах улының бүгенге көндә 11 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар, дип горурланып әйтә ул. Язма героебыз «Почет Билгесе» ордены кавалеры, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм бүләкләр иясе.
Чираттагы «Сугыш балалары» медален тапшырып, Иван Андреевич Козяйкин, Ветераннар советыннан һәм шәхсән үз исеменнән район һәм Ватаныбызның чәчәк атуы өчен озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп:
- Сез сугыш еллары авыр сынаулары һәм хуҗалыкларның җимереклегеннән сугыштан соңгы терелү кичергән буын вәкиле. Бала буларак, сезгә иртә олыгаерга, фронтка киткән әтиегезне һәм абыйларыгызны алыштырырга мәҗбүр булдыгыз. Сезнең буын яшь буынның хөрмәтенә лаек, яшьләр хәзер сездән үрнәк алырга тиешләр...
Лаеклы бүләкне ветеран тирән рәхмәт хисләре белән кабул итте.

Н.ХӘЛИЛ