Мордовия Главасы кисәтә
Артём Здунов: «Хөрмәтле Мордовия халкы. Яңадан җитди темага - телефон мошенниклыгына кагыласым килә.
Җинаятьчеләр безнең гражданнарны җитди җинаятьләр кылырга күндерә - җәмәгать урыннарында ут төртергә мәҗбүр итә. Болар барысы да бүләк алу яки урланган акчаларны кире кайтару сылтавы белән эшләнелә.
Беркемгә дә сер түгел, бу провокацияләр - безнең дошманнар эше. Еш кына «кармакка» яшьләр һәм пенсионерлар эләгә. Барысына да мөрәҗәгать итәм - уяу булыгыз, билгесез кешеләр белән әңгәмәгә кермәгез. Уйланылмаган гамәлләр реаль төрмә срогына китерергә мөмкин. Моны балаларыгызга, әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга аңлатыгыз. Эчке эшләр министрлыгының Мордовия буенча дежур часте - 47-77-71, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең РМ буенча дежур хезмәте телефоны - 28-28-28.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Беләсезме?
Узган ел Мордовия халкы мошенникларга 450 миллион сумнан артык акча күчергән.
2024 елның декабрендә генә Мордовиянең Эчке эшләр органнарына кылынган мошенниклык һәм банк счетыннан акча урлау турындагы гаризалар белән 120дән артык җирле халык мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләргә китерелгән зыянның гомуми суммасы 34 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары булып сим-карта һәм элемтә хезмәтләре договорларны озайту, шулай ук акчаларны резерв счетына күчереп, билгесез затлар тарафыннан санкцияләнмәгән исәптән чыгарудан һәм кредит рәсмиләштерүдән тора. Шул рәвешле 50 дән артык кеше 22,5 миллионнан мәхрүм калган. Тагын 36 кеше мошенникларга эшкә урнашу һәм акчаларны инвестицияләү сылтавы белән 9,3 миллионнан артык акча күчергән. Түләүсез белдерүләр сайтында, социаль челтәрләрдә, популяр маркетплейслар платформасында товарлар сату һәм сатып алу вакытында 15 зыян күрүче 1,7 миллион сум диярлек югалткан. Барлыгы 2024 елда җинаятьчеләрнең корбаннары 1 мең 400 җирле халык булган, алар 450 миллион сумнан артык мәхрүм калды.