Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды
Мордовия Главасы Артём Здунов рәислегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында предметлы фикер алышу - яшьләр арасында радикаль милләтчелек идеологиясенә һәм экстремистик идеяләргә каршы торуның актуаль мәсьәләләре, шулай ук чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясе буенча узды.
Мордовия Главасы билгеләп үткәнчә, бу эшнең әһәмиятен Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр ассызыклады. Бигрәк тә ул махсус хәрби операция шартларында мөһим – хәзер ул милли куркынычсызлыкның стратегик мәсьәләләре белән бер рәттә тора торган төбәкләрдәге тотрыклылыкның мөһим факторы.
«Россия и Мордовия, как ее неотъемлемая часть, – дом для всех народов. И в нашем многонациональном обществе принципиальное значение имеют сплоченность людей, поддержка Отечества на всех фронтах, уважение к традициям и культуре нашей великой страны, - диде Артём Здунов. – В условиях вызовов, связанных с попытками дестабилизации межнациональных и межконфессиональных отношений в субъектах нашей страны, особую актуальность приобретают вопросы адаптации иностранных граждан. И то, что открытых конфликтов между представителями разных национальностей и конфессий в нашей республике нет, не значит, что все спокойно. Есть факторы, которые могут способствовать потенциальному росту межнационального напряжения. Мы не должны этого допустить!»
Бу мәсьәләләрне хәл итүгә хакимиятнең барлык органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм хокук саклау органнары тарафыннан системалы һәм эзлекле рәвештә якын килергә кирәклеге билгеләп үтелде. Аерым категория - яшьләр. Яшьләр арасында алып барыла торган эш турында Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе (Председатель Государственного комитета по делам молодежи РМ) Анастасия Гришнева сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер аеруча куркыныч интернет-киңлектән һәм социаль челтәрләрдән килә – алар аноним аралашуның чикләнмәгән мөмкинлеген бирә. Деструктив контентны ачыклау, булдырмау өчен мәгълүмати куркынычсызлык Үзәге булдырылды һәм эшли, яшьләр белән ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында “Куркынычсыз интернет” темасына мәгълүмати кампанияләр уздырыла. Яшьләр һәм балалар хәрәкәтенә ярдәм итү, традицион кыйммәтләр тәрбияләү, яшүсмерләр арасында спортны популярлаштыру элеккечә төп профилактика булып кала. Мөһим юнәлеш - яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлек. Нәкъ менә шуңа күрә хәзер чит ил студентлары өчен яшьләр оешмаларын үстерүгә зур игътибар бирелә, халыкара дуслык клубы эшли.
Мәгариф өлкәсендә дә шундый ук эш алып барыла. Аның турында Мордовия мәгариф министры Елена Солдатова сөйләде. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә хәзер чит ил гражданнарының 145 баласы белем ала. Соңгы елда бу сан сизелерлек үзгәрмәгән. Мондый балаларны җайлаштыруда төп проблема – рус телен белмәү яки начар белү, дип билгеләп үтте Елена Петровна. Республикада бу юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып барылган - Мордовиянең рус теле туган теле булмаган балалар белән эшләү тәҗрибәсе башка төбәкләрдә дә киңәя. Көллиятләрдә һәм техникумнарда «студент-студентка» моделе кулланыла. Йөз процент бала Россиянең тарихи даталарына бәйле чараларга җәлеп ителгән, өстәмә белем алган.
Н.П.Огарев һәм М.Е.Евсевьев исемнәрендәге университетларыбызда чит ил студентларын адаптацияләүдәге үз эшләнмәләре турында сөйләделәр. МГУда хәзер 3700 гә якын чит ил студенты укыса, МГПУда – 89. Ике вузда да тулы бер система төзелгән: рус телен белү сыйфатын яхшырту буенча өстәмә дәресләр, патриотик, спорт һәм мәдәни чаралар үткәрелә, мәдәният үзәкләре булдырылган, яшьләр фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп ителә. Педагогика университетында чит ил студентларына психологик ярдәм күрсәтү үзәге булдырылган, ә МГУда - чит ил кешеләрен рус теленә өйрәтү буенча ил вузлары санына кергән.
Мордовия Главасы мондый алымны хуплады: иң мөһиме - яшьләрнең дөрес, файдалы эшләр белән мәшгуль булулары.
Мигрантларны эшкә урнаштыру һәм аларның социаль, мәдәни адаптациясе турында Мордовия социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Игорь Князьков, шулай ук Мордовия мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрының беренче урынбасары Александр Кочеваткин сөйләделәр.
Муниципалитетларда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшкә аерым игътибар бирелде. Мордовия Республикасы Главасы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе, Совет рәисе урынбасары Булат Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, җәмгыятьтәге вәзгыятьне тотрыксызландыру омтылышлары дустанә булмаган илләрдән башлана. Гражданнар бу йогынтыга дучар ителә, аларны яллыйлар; еш кына бу көнкүреш конфликтларыннан башлана. «Бу провокацияләргә һич тә бирешергә ярамый! - дип ассызыклады ул. - Гомумән алганда, төбәктә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә вәзгыять тыныч һәм уңай, әмма бу йомшарырга сәбәп түгел. Әлеге юнәлештә зур эш көтә.»
Утырыш азагында беркетмә карары һәм эш планы расланды.
Наилә НАСЫРОВА