Унынчы январьда Мордовия Республикабыз тарихында мөһим датаны - Мордовия автономиясе оешуга 95 ел тулуны билгеләп үттек.
Әлеге юбилей - күпьеллык хезмәт, уникаль төбәгебезнең үсеше һәм казанышлары символы – Автономия формалашуның озын һәм бай юлын узган. Бу истәлекле көнне төрле мәйданчыкларда төрле чаралар үтте. Мәсәлән, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары штабында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» узды. Аны Мордовия автономиясенең 95 еллыгына багышладылар. Анда Средне-Волжский институт ВГУЮ (РПА Минюста РФ) студентлары тарихчы Иван Капитонов белән аралашты. Унысы көнне 1941-1945 еллардагы хәрби һәм хезмәт батырлыгы мемориаль музеенда олы датага багышланган күргәзмә ачылды. «Вакыйгаларда һәм затларда Мордовия автономиясенең 95 еллыгы» күргәзмәсендә фото-сурәтләр һәм архив документлары тәкъдим ителгән иде. Биредә Рус драма театры төзелешенең башлануын, Мемориаль музейның беренче нигезе салынуын, республикабызның күренекле кешеләрен күрергә мөмкин. Сурәтләрдә шулай ук милли төбәктә яшәүчеләрне берләштерә торган мөһим вакыйгалар һәм бәйрәмнәр күрсәтелгән.
Искәртеп китәбез, 2025 ел дәвамында Республикада Мордовия автономиясенең 95 еллыгына бәйле күпсанлы чаралар узачак. Саранскида һәм республика районнарында бу вакыйгага күпсанлы күргәзмәләр, концертлар, белем бирү программалары багышланачак. Ә январь ахырында Мордовия башкаласында бөтен Россиядән килгән кунаклар катнашында зур тантаналы җыелыш узачак.