Кадошкино районы Латышовка авылында гомер итүче Әминә Хәсән кызы Саитовага, 90 яшь тулу уңаеннан, Президентыбыз В.В.Путин котлавы килгән. Ә котлауда – язмышыннан юллар.
Гади авыл кешесе язмышы. Әминә Хәсән кызына, Бөек Ватан сугышы башлангач, унсигез яшь тула. Бу буын кешеләренә күпне күрергә, күпкә чыдарга туры килә. Яшьли калганнар тылда да җафа җитәрлек күрә. Көне буе фронтка ипи үстерү, җыю, ә кичләре тагы хезмәт белән бергә үткән. Урманнан агачларны өй алдына китергәч, түндәкләргә пила белән пилить итүләр, ә аннары чурка ярулар – барысы аларның кичке хезмәт списогында була. Нормаңны үтәгәч кенә йокларга ятарга туры килгән. Иртән, төп хезмәткә киткәнче, шул чуркаларны арбага төяп озатканнар. Әминә Хәсән кызы истәлекләреннән. «Урман да кисәргә туры килде, - дип хәтер капчыгын сүтә ул. Күпне күрдек, безне жәлләүче булмады. Яшь башым белән атлар да карадым... Сугыш тәмамланды, әмма безнең эш бетмәде. Латыштан, 37 кешелек бригада төзеп, Смоленщинага озаттылар. Эш күп, ә сугыштан соңгы чорда эшләргә кеше аз, шуңа төрле яклардан җыелып эшләдек бу җирләрдә. Мин аш пешердем. Ә өйгә кайткач, фермабызда сыер савучы булып хезмәт юлымны дәвам иттердем. Шунда лаеклы ялга кадәр эшләдем. Шулай туган авылымда гомерләр эштә үтте, нәкъ Президентыбыз котлау хатында язганча.
Гаилә кордык, ирем – «алтын кеше» иде. Мин тормышым белән бик тә канәгать. Хезмәтчән һәм гади булды Зәкәрьям. Аның белән икәү дүрт бала тәрбияләп үстердек. Оныкчаларыбыз инде безне шатландыралар. Тормышка рәнҗер хәлем юк. Шатлыклар һәм югалтулар өчен рәхмәтлемен! Шуңа ул тормыш диелә. Бүгенге яшәеш әйбәт; яшә һәм шатлан, ялкауланмый эшли генә бел. Лаеклы пенсия алабыз, вакытында китереп бирәләр.   
Авылыбыз үсә, матурая, яшьләр күп, мәктәбебез яхшы, яңа ФАПыбыз. Һәрбер кешенең өенә суы кертелгән, газ белән ягыла; җылы, якты. Карт кешегә тагы ни кирәк! Тиздән сайлаулар, мин башланган эшләрнең уңышлы тәмамлануы, тыныч тормыш өчен тавышымны бирәчәкмен. Бүгенге Ватаныбызны көчле һәм бәйсез күрәсе килә», - ди 90 яшен тутырган юбиляр Әминә Хәсән кызы Саитова.
Әминә Хәсән кызы матур йортта кызы Надия белән яши. Картлыгы ышанычлы кулларда. Уллары да еш әниләренең хәлен белергә киләләр. Бер сүз белән әйткәндә, авыр хезмәттә үткән гомере матур картлыкта уза.
«Әниемнең күңеле һәрвакыт изге-лектә булды; барча кешегә һәм һәрбер нәрсәгә, - дип өстәп куя Әминә Хәсән кызы Саитованың кызы Надия. – Мин белгәнчә, ул һәрвакыт гаиләсе турында кайгыртты, гомере хезмәттә үтте. Без йокларга ятканда әле аяк өстендә булды, иртән торганда – һаман аяк өстә булуы хәтеремдә. Шуңа да без Әниебезне кадер-хөрмәттә яшәтергә тиешбез. Лаеклы ялы рәхәттә үтсен. Безнең өчен һәрвакыт янган йөрәге тыныч булсын. Барыбызны шатландырып озак яшәсен иде кадерлебез!»
Кремльдан Латышовка авылы гади хатынына, Әминә Хәсән кызы Саитовага, 90 яшьлек юбилеена килгән котлауда шатлыклы озын гомер теләнгән иде.

Н.Хәлил