Рузаевка районы Тат-Пишля урта мәктәбе матур әдәбиятта иҗаты һәм тормыш юлы классик буларак өйрәнелгән Шәриф Камал исемен лаеклы йөртә. Мордовиянең мәктәпләре арасында алдынгыларның берсе бу белем йорты. Шулай, якташ язучыбызның 136-еллыгына багышлап зур бәйрәм үткәрәләр. Алар ел саен шулай булдыралар.

13нче мартта Тат-Пишля мәктәбендә язучының әсәре исеме белән аталган әдәби-музыкаль кичәгә Ләмберә районы Пензятка мәктәбе белән Кадошкино районы Большие Поляны мәктәбе делегатлары, Рузаевка районы мәгариф бүлеге җитәкчесе И.А.Винокурова белән методисты Г.Д.Перкова, “Тат-Пишля мәдәнияты йорты” хезмәткәрләре, җитәкчеләре Наталья Анатольевна Чалдаева белән; Диана Марат кызы Вагапова җитәкләгән “Миләшләрем” коллективы, выпускниклары Венера Зариф кызы Бондаренко булдылар. Ел саен, быел да, Шәриф Камал туган көнне ташы һәм истәлекле тактасы янына чәчәкләр бәйләме тантаналы салынды (быел кәрзин белән), татар теле һәм әдәбияты кабинетында күргәзмә оештырылды, Чәчәк Сафиулла кызы Бикмурзина презентация ясады , кичә сценариен төзеде – бар мәктәп белән бергәләп оештырганнар бу кичәне.
Кичәне ачу өчен сүзне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Анатольевна Винокуровага бирелде. Котлау сүзләреннән соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартаковна Саляеваның укучылары язучы әсәрләреннән сәнгатьле иттереп өзекләрне  яттан сөйләделәр. Ш.Камалның “Уяну” хикәясеннән өзекләрне 10 сыйныф укучылары -  Аэлита Муратова, кичәне алып баручылар Арина Багаутдинова, Сабина Тулумбаева; “Буранда” хикәясеннән 9 сыйныф укучысы Диана Биксаляева; Светлана Федоровна Медведева укучылары “Акчарлаклар”ыннан өзекләрне рус телендә Юлиана Чалдаева, Кирилл Новичков, Дмитрий Кузнецов (9 сыйныф укучылары), мәктәпләре турында Рива Арифулла кызы Хайдаршина язган шигырьне 11 сыйныф укучысы Камила Чугунова сөйләделәр. Рус телендә “Матур туганда” әсәреннән өзекне яттан сөйләде Сабина Касимова (10 сыйныф) һәм әсәр герое Фәтхигә хатны да язды. Зульфия Шәмил кызы Гундина язган Пешлә турында җырны “Миләшләрем” ансамбле һәм автор башкарды, Диана Марат кызы “Пешкән чия” җырын җырлады, Венера Зариф кызы Салих Сәйдәшев әсәрен синтезаторда матур иттереп уйнады. Өченче сыйныф укучылары Татар Пешлә мәктәбе выпускниклары язган шигырьләрне, укытучылары Альбина Иләч кызы Ларина җитәкчелегендә Амина Конникова, Амир Чермантеев, Камила Гудина, Яна Курмаева, Андрей Князев, Арина Тужулкина матур иттереп яттан сөйләделәр. Большие Поляны укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева җитәкчелегендә укучылары – Рамир Асаинов шигырь яттан сәнгатьле сөйләде, Дарина Кильдеева белән Алсу Тумпарова оста җыр җырладылар. Ә Пензятка укытучысы Равза Мокаддәс кызы Юмаеваның укучысы – Эльвина Григорькина язучы иҗатыннан өзекне сәнгатьле  укыды.
Мәктәпне һәм ки- чәне кунаклар бик тә яраттылар, хәтта “классно!” дип тә бәяләделәр укучылар.
- Истәлекле һәм тирән эчтәлекле кичәдән рухи баеп кайттык, - дип бәя бирде Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева.
Официаль өлештә Ирина Винокурова олимпиада җиңүчеләренә һәм уку елы әйләнәсендә бар яктан да уңышлар күрсәткән укучыларны - Сабина Чермантееваны, Диана Биксаляеваны, Сабина Касимованы, Камила Чугунованы, укытучыларны – А.И.Ларинаны, Ю.Р.Левченконы, Ф.Н.Судапинаны, А.Г.Дубинникованы, Ш.Ш.Неясованы, С.С.Саляеваны грамоталар белән бүләкләде. Сертификатларны ИМЦ директоры Леана Исмаил кызы Шикина мәктәп укучыларына, укытучыларына, кунакларга тапшырды. Мәктәптә барлык укыту, тәрбия бирү процессын, уңышлары белән бергә, Татар Пешлә урта мәктәбе директоры Флора Ахмәтҗан кызы Шамонова җитәкчелегендә оештырыла. Ул бәйрәм кунакларын бергәләп чәйләр эчүгә кадәр булдырган.

 

 

Наилә НАСЫРОВА