Матур гына 8 март бәйрәмен үткәрдек. Хатын-кызларыбыз чәчәкләр бәйләменнән, бүләкләрдән кояш кебек балкыдылыр. Тиз арада табигать тә җанланып китте: бер-ике көн эчендә җылытты, яңгыр яуды, елгаларыбыз су белән тулды, боз аккан урыннар да бар.
Табигатебез җанланды һәм шуның белән бергә тиз генә юлларны, күперләрне, өйләрне су басты. Шулай, 11 мартта оператив киңәшмәдә Мордовия Главасы Артём Здунов язгы традицион актуаль проблемага - ташу вакытында автомобиль күперләрен су басуга игътибар итте. Төбәктә су басу белән автомобиль элемтәсе тулысынча бозылган берничә территория бар, кайбер торак пунктларда яшәүчеләр дөньядан аерылган булалар. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, мондый территорияләр билгеле. Ташуга алдан әзерләнергә кирәк, ди Артём Алексеевич. «Барлык вакытларда да бер үк нәрсә: түбән күперне су кисеп алган торак пункт. Әйдәгез, су басуга әзерләник! Иң куркыныч урыннардан башлыйк - җыелма конструкцияләр урнаштырыйк. Әгәр алар кешеләргә киләчәктә кирәк булса, аларны калдырыйк. Республикада су басу сезоны ышанычлы үтсен өчен, шуның белән шөгыльләнегез», - диде Артём Здунов.
Әмма кар тиз эрү, яңгыр яву әзерләнергә күп вакыт бирмәде. Мәсәлән, Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 12 мартта Ковылкино районы территориясенең 53 км автомобиль юлында, Рузаевка – Ковылкино - Торбеево (Рус Коломасово авылы, Паево авылына борылыш арасында) юл полотносы су астында кала. Хәзерге вакытта юл - патруль хезмәте һәм юл хезмәте хезмәткәрләре урында эшли. Хәл начарланган очракта юлның әлеге участогында хәрәкәтне чикләү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Шул ук көнне Кадошкино районы Большие Поляны авылы халкы су стихиясе белән көрәшеп алды. Авылны урап аккан Исса елгасына су юлларын, асфальт юлын капламасын дип, Капкаев Рашид Рустам улы үз транспорты белән Насакан Потьма тирәсендәге су юллары ачып йөрде, авыл җитәкчесе Наилә Хафиз кызы Долотказина елга аша үткән түбән күпернең перилаларын салдыртып юлны япкан. Ул 12 сәгатьтә су 82 см күпер өстенә күтәрелсә, 17 сәгатьтә 1 метр 86 см күтәрелде, диде. Төнлә Ленина урамындагы 58, 56, 54 йортларны су басудан Долотказин Ильдар Али улы, Долотказин Руслан Альберт улы, Капкаев Рашид Рустам улы, авыл җитәкчесе җитәкчелегендә, коткардылар. Ә су батыруның төп сәбәбе – үткән ел юлга асфальт җәйгәндә юлларны төзү технологиясен тулысынча башкармауда, язгы ташу өчен җайланмаларны дөрес урнаштырмауда, су агу юлларын каплауда.
Уникесендә Саранск шәһәрен дә ташу сулары батырып алды: Рабочая урамы янындыгы Инсар елгасы аша һәм Юбилейный 1 һәм 2 микрорайоннары арасындагы Тавла елгасы аша түбән күперләр вакытлыча ябылды. Ромоданово районы Кочуново авылындагы 14 хуҗалыкны су баскан, дип яза интернет челтәр. МЧС хезмәткәрләре авыл халкына ярдәм итә.
14 мартта бу теманы яктырткан пресс-конференция үтте. Мордовиядә биш районда җиде түбән сулы күпер су астында калган. Су басу зонасында бүгенге көндә 5 торак йорт һәм 323 йорт яны участогы бар. Мондый мәгълүматларны Мордовия матбугат үзәгендә узган конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы Сергей Викторович Репин белдерде.
«Быел кар бик тиз эри башлады, ә елгалар бер ай алдан ачылды. Яңгыр һәм җылы һава торышы аркасында күп су җыелган, һәм бу су басуга сәбәп булган. Су шундый дәрәҗәгә күтәрелде, алга таба күтәрелү шактый җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бездә барлык кирәкле көчләр һәм чаралар бар, әмма эштә кайбер проблемалар белән дә очраштык. Алар, беренче чиратта, йорт яны участокларын тоту, үткәрү торбаларын контрольдә тоту, су бүлеп бирелергә тиешле каналларны чистарту белән бәйле», - дип аңлатты С.В.Репин.
Шулай ук ташуга әзерлек, көн кадагы булган суның кайсы пунктларда нинди дәрәҗәдә үсүе, язгы процессларны фаразлау, яз башы табиги күренешләргә каршы тору чаралары, көч һәм чараларның су басуга әзерлеге, язгы су басуга халыкның иминлеген тәэмин итү, су басу нәтиҗәләрен киметү буенча башкарыла торган чаралар комплексы турында Светлана Евгеньевна Хлевина (Мордовия метеорология һәм әйләнә тирә мохит мониторингы үзәге начальнигы), Андрей Геннадьевич Наумов (РМ гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе), Юрий Александрович Белоусов (Баш идарә начальнигы урынбасары - гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау идарәсе начальнигы), Алексей Александрович Любимов (Югары Волга БВУ җитәкчесе урынбасары - Мордовия буенча ОВР начальнигы), Александр Джигантович Трегулов (Мордовия буенча Россия МЧС Баш идарәсенең ГИМС үзәге начальнигы) сөйләделәр.
Белгечләр Мордовиядә быелгы язгы су басу соңгы елларда иң шаукымлысы булыр дип фаразлый. Ә иртә агып чыгу һава температурасының күтәрелүе һәм яңгырлар белән аңлатыла. Туңган җир суны үзләштерми, шуңа күрә ул өстә бара. «Эретүне акрынайтуга өметләнергә кирәкми, ә су шунда ук китмәячәк. Җомгага яңгырлар кабат көтелә, бу су күтәрелү ихтималын арттыра. Пикны боз эри башлагач һәм елгалар ярларыннан чыккач көтәчәкбез»,- дип саный Мордовия ЦГМС җитәкчесе Светлана Евгеньевна Хлевина. Ул Исса елгасында су дәрәҗәсенең куркыныч билгесенә кадәр нибары 30 сантиметр, Инсарда 76 калганын билгеләп үтте.
Мордовиядә 150ләп вакытлыча урнаштыру пункты су баскан территорияләрдә яшәүчеләрне кабул итәргә әзер. «2012 ел тәҗрибәсе буенча шуны әйтә алам: бу пунктларга күченергә теләүчеләр аз иде, - ди РМ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Наумов. - Күпчелек кеше туганнары һәм танышлары белән кала. Шулай да, мондый пунктлар бар, алар нигездә мәгариф, спорт, социаль объектлар биналарында урнашкан. Саранскида бу кунакханәләр һәм хостеллар».
Андрей Наумов сүзләренчә, быел су басу белән бәйле хәл төрле сценарийлар буенча үсәргә мөмкин, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк.
Чыгышларда яз башу ташуына әзер булырга чакырдылар. Су батырган урыннарда эш алып барыла, ярдәм күрсәтелә һәм су батырмасын өчен барлык чаралар да башкарыла.

Наилә НАСЫРОВА