2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагог һөнәре кешедән зур белем генә түгел, күңел көчен, чыдамлылыгын да таләп итә. Авырлыкларга карамастан, бу тормышта укытучы хезмәтен сайлаган кешеләр булуы сөендерә.
Укытучы - дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул. Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур эш нәтиҗәләренә ирешкән олуг йөрәкле шәхес – Сания Спартак кызы Саляева турында булыр.
Рузаевка районы Татар Пешлә авылында Спартак абзый белән Рокыя апаның гаиләсендә төпчек тагы бер кыз бала булып дөньяга Санияләре аваз сала. Сабыйлык, балалык чорын үтеп, туган авылы урта мәктәбендә белем алганнан соң, Сания, укытучы булу теләге белән, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Телләргә карата булган сәләте татар, рус теле фәннәрен яхшы үзләштереп, вузны уңышлы тәмамлый. Һади Такташ Юбилей чараларының берсендә укытучыбыз Фоат Галимулла улы Галимуллин Сания студенты турында сокланып искә алган иде: «Мордовиядән килгән бу мишәр кызының уңганлыгына, булганлыгына сокланып укыттым. Аның кебек шигырь яттан сәнгатьле сөйләүче укучыларым аз булды...»
Вузны тәмамлаган яшь белгеч туган авылы урта мәктәбенә татар теле һәм татар әдәбияты предметларыннан укучыларга ныклы белем бирә башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаларын балалар да үз итә. Дәрес темаларын яратып, алдынгы педагогик технологияләрне куллангач, укучыларның фән белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Иң авыр, иң күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Сания Спартак кызы яратып башкара; көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендә гаиләсе, кырык эше кырыкка ярылып ятса да үз һөнәренә тугъры булып кала. Барысына да ирешергә, намус белән эшләргә, балаларны яратырга, хезмәттәшләрен хөрмәт итәргә остазлары - наставниклары буларак югары белем йортыннан үзләштереп кайта. Аннары үзе дә регионыбыз укытучыларына остаз буларак ярдәм итә.
Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы Сания Спартак кызына туган теле фәнен укытуда югары үрләр яуларга ярдәм итә. Аның укучылары ел саен фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәкара, халыкара олимпиадаларында, иҗади эшләр конкурсларында бүген дә җиңүчеләр. Шулай, быел Казанда үткән төбәкара олимпиадасында Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 класс укучысы Кузикова Самира призерлык яулап кайта. Ә Камила Чугунова – VII Халыкара олимпиадасы (2019 ел) призеры. Сания Спартаковна М.Е.Евсевьев исемен йөрткән педагогия университетында татар теле буенча белем алган укучылары өчен (Овчинникова Карина, Новикова Айсылу, Бадамшин Адель...) бүген дә остаз.
Укытучылык вазифасын башкару өстенә авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшләргә, төрле чараларында катнашырга туры килә аңа. Гаиләдә яхшы тормыш иптәше, тәртипле әни, мәктәптә уңган укытучы булу бик җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара. Сания Спартаковна Саляева үз эше һәм укучылары турында бик теләп сөйли, үз эше өчен бөтен күңел белән борчылуы күренә:
- Җир йөзендәге һәр халыкның үз теле, үз тамырлары һәм традицияләре бар. Туган тел укытучысы буларак минем алда милли телгә, гореф – гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү бурычы тора. Бу туган телен яратучы, язмышын туган як киләчәге белән тыгыз бәйләүче кешене формалаштырырга ярдәм итә. Халыкның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә башлагач, иң элек аның ана сөте белән кергән телен үзләштерүдән башларга кирәк. Барысы да моның белән ризалашыр дип уйлыйм. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү дә туган телне өйрәнү нәтиҗәсендә башкарыла. Хезмәтем - горурлыгым минем.
Чын укытучы булу өчен, укытучы дипломы, категориясе, бүләкләре, исемнәре аз, тагын бер зур сәнгатькә ия булырга кирәк – балаларны ярату сәнгате. Укучыларны туган телгә һәм әдәбиятка өйрәтеп, Сания Спартак кызы Саляева үз укучыларын халык мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә өйрәтә. Укытучы үз предметын укытуга иҗади якын килергә тырыша, мөһим нәтиҗә бирә торган инновацион технологияләр кертә, проблемалы, үсештә булган укытуны, шулай ук уен моментларын, проект эшләрен, тест биремнәрен куллана. Болар барысы да яхшы нәтиҗә бирә.
Республика күләмендә бүген дә зур тәҗрибәле, эрудицияле, талантлы педагог бу эшендә дә сынатмый. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырыла. Кабинеты республика күләмендә үткәрелгән смотр-конкурста I урынга лаек була һәм Мордовия Республикасы мәгариф министрлыгының «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты» таныклыгы тапшырыла.
Яшь укытучыларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә ул үрнәк, эш тәҗрибәсен алар белән теләп уртаклаша, аларга методик ярдәм күрсәтә. Бөтенроссия кысаларында үткән чараларда даими эш тәҗрибәсе белән уртаклашып килә. Шулай, 2014 елда Бөтенроссия укытучылары съездында эш тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм ирешкән уңышларын бәяләп «Почетный работник общего образования» дигән олы бүләк белән бүләкләнә. Ә 2019 елда үткән «Заман укытучысына – заманча таләпләр» Бөтенроссия мәгариф һәм фән хезмәткәрләре пленар утырышында «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале тапшырыла. Бу бүләкләр белән Сания Спартаковнаның хезмәтен Татарстан билгеләп үтә. Хезмәтенә бәя бирелеп, күпләгән Мактау грамоталары белән Мордовиядә дә бүләкләнде. Мордовия күләмендә атказанган татар теле һәм татар әдәбияты исеменә лаек укытучы ул!
Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә Сания Спартак кызына тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының, оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичеререгә язсын. Авыр һәм мактаулы хезмәтендә зур уңышлар, сөенеч-шатлыклар күп булсын. Безгә - Мордовиябезнең мәгариф ветераннарына Татар Пешлә мәктәбе ирешкән уңышларына куанып яшәргә насыйп булсын.

Наилә НАСЫРОВА