Соңгы вакытларда күпләребезне борчыган сорауларның берсе  – төрле салкын тию һәм вируслар белән көрәш, чөнки бер җылыта, бер салкынайта. Шуңа вирус та бер көчәя, бер азая. Вирус бер хәл, ә осложненияләре – икенче. Күбрәк гайморит, отит, ангина, бронхит, пневмония, миокардит кебекләре белән иза чигәргә туры килә.
Фактларга тукталыйк. Республикабыз Роспотребнадзоры хәбәр иткәнчә, Мордовиядә соңгы атнада грипп белән  барлыгы 78, ә андагы атнада 21 кеше йоктырган иде. ОРВИ һәм грипп буенча эпидемия бусагасы 18,7% дәрәҗәсенә җитте; Роспотребнадзорыбыз хезмәткәрләре контрольдә тота.
Кешеләрне атна-ун көнгә эшкә яраксыз итүдә гриппка тиңнәр юк. Көтмәгәндә башлана, авыр уза, сәламәтлекне бик нык кашатырга сәләтле. Кешене үлемгә китерә торган йогышлы чирләр арасында грипп икенче урында. «Вирусы типа «Мичигана» весьма опасны, так как легко проникают в легочные ткани, - ди Мордовия сәламәтлек министры урынбасары Наталья Юдина. - Сначала начинается ассоциированная пневмония, затем присоединяется бактериальная. Высока вероятность летального исхода…» Әнә шуңа күрә дә инде, алдан ук саклану чараларын күрсәң, урынлы булыр. Шул сорауларга җавапны стажлы һәм профессиясендә компетентлы, Кадошкино районы Большие Поляны авылы өстендә зур хөрмәт яулаган утыз еллык эш стажлы фельдшер Светлана Петровна Тумпаровадан алдым. Аның белән аралашканда:
- Иң яхшы саклану чарасы - гриппка каршы вакцина ясату. Авылыбыз кешеләрен «Совигрипп» дигән препарат белән барлыгы 250 кешебезне прививкаладым. Бу авылыбызда яшәүче кешеләрнең яртысына якын цифра, ди Светлана Петровна. – Бүлеп бирелгән вакциналарның 100% кулланылды. Мордовия Роспотребнадзоры белгечләренең бүгенге цифраларына игътибар итик: республикабызда барлыгы 348481 кеше прививка салдырган ( 43,1% ). Әлегә авылыбызда грипп белән авыручыларыбыз, шокер, юк, әмма ОРВИ һәм ОРЗ белән утызлап кешебезнең йоктыруы теркәлде һәм ярдәм күрсәтелде. Әлеге цифра, үткән елга караганда, ким.
- Вакцина ясаткан кеше грипп белән авырмыйлармы?
- Прививка 100 процент гарантия бирми. Авыру-авырмау күп нәрсәләргә бәйле: кешенең сәламәтлегенә, яшендә, тормыш шартларына... Шулай да вакцина ясаткан 100 кешенең 70-80е грипп белән авырмый кала. Боларга өстәп, прививка ясаткан 100 кешенең 20-25сенә гомумән салкын тию куркынычы да янамый, иммунтитеты күп кенә вирусларга, микробларга каршы тору көче ала, ди доктор.
- Тагы бер сорау күбебезне борчый - прививкадан соң бераз авырып алган очракта, башка кешеләргә дә чир йоктыру мөмкинме?
- Вакцина ясатып кына, грипп белән чирләп китеп булмый. Составында тере грипп вируслары булган вакцина ясатканда да, җиңел генә авырырга мөмкин.
Язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән балалар, өлкән яшьтәге кешеләр тиз чирләп китәргә мөмкин. Саф һавада күбрәк булырга, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, борынны тозлы су белән чайкатырга кирәк. Дөрес туклану да авырмаска ярдәм итә: йомырка, балык, солы боткасы – цинкка бай булганга организмга көч бирә. Кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр организмнан токсиннарны чыгара. Кабак, кишер, әфлисун һәм кызгылт сары төстәге башка яшелчә һәм җимешләр дә А, Е, С витаминнарына бай булып, вирусларга каршы торырга булыша. Кипкән җимешләр, җиләк, алма иммун системасына, йөрәк һәм бөерләргә файдалы. Тагы язгы чорда сок, морс һәм минераль сулар ешрак эчәргә киңәш итәр идем.
Сорауларыбызга тулы җавабы өчен Светлана Тумпаровага зур рәхмәт.

Наилә Насырова