Президент В. В.Путин, россиялеләрнең гомер озынлыгы милли проектлар уңышының төп индикаторы булып тора, дип белдерде. Хастаханәләрне оптимальләштергәндә, авыл халкына медицина ярдәмен алу мөм-кинлегендә авыл ФАПларына аерым роль бирелә. Шулай, үткән елда Ельник районында модульле өч ФАП төзелгән  – Софьино, Стародевичье белән Старотештелимские Выселки авылларында.
Өч медицина пункты да пациентларны кабул итәргә әзер. Алар кирәкле заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Әмма берәүгә дә сер түгел, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткәндә кеше факторы аеруча мөһим роль уйный, медик үз вазифаларына ни дәрәҗәдә дөрес һәм профессиональ караганлыгыннан да тора. Шундыйларның берсе - Софьино ФАПында фельдшер булып хезмәт итә торган Ильмира Рәшид кызы Мещерова. Софьино авылында яңа ФАП ачылгач, моңа караган Новоникольское авыл җир леге юлларның төзеклеге белән аерылып торуы бик тә мөһим, чөнки монда теләсә кайсы транспорт төрендә дә йөрергә була. Авыл халкы моның өчен район башлыгы Л.В.Самылинага рәхмәтле. Любовь Викторовна экскаватор хуҗасы белән үз вакытында килешү төзегән. Медпунктка шактый көчле кар явып киткәннән соң проблемасыз килергә була. Быелгы каты бураннарда трактор эшләгән.
ФАП турында сүзебез, шуңа кайтыйк. Пациентларның берсе булган пенсионер Н.И.Замотаева ФАП турында болай ди: «Авылыбыздагы яңа ФАПтан мин бик канәгать, - ди Нина Ивановна. – Мин стажлы гипертоник. Миңа бу пункт - чын коткару. Уколга йөрим. Бөтен хезмәт юлым колхоз фермасында узды. Сәламәтлегемне дә шунда югалттым. Ә хәзер колхоз да, ферма да юк, пенсия дә бик аз - минималка. Мондый пенсиягә такси чакыртып район үзәгенә йөри алмас та идек; саулык белән зур проблемалар чыккач кына барабыз. Ә хәзер медицина ярдәме монда, өйгә килде дип әйтергә була. Һәм иң мөһиме, безгә нинди шәп фельдшерны билгеләделәр! Игътибарлы, аралашучан, профессиональлелек сизелә, чын табиб шундый булырга тиеш тә.»
Быелның 18 февралендә һәрвакыт ачык йөз белән каршы алган яшь хатын - фельд шер Ильмира Рәшид кызы Мещерова билгеләнгән. Биредә аз эшләгән булуына карамастан, үзен судагы балык кебек тота һәм кешеләр ышанычын да яулап өлгергән. Бу ФАП җиһазландырылган һәм заманча җиһазлар белән ул белеп эшли. Әйтеп китәргә кирәк, И.Р.Мещерованың төрле медицина медучреждениеләрдә эшләү тәҗрибәсе зур. Ул - нәселдән килгән табиб. Фельдшерыбызның әнисе дә, пенсиягә кадәр, 30 ел фельдшер булып эшләгән. Зәйнәб Абидулла кызын барлык пациентлар да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Темник районының фельдшер-акушерлык пункты булган Итяково авылына ул, кешеләрне дәвалау һәм коткару өчен, җәяү йөрегән. Ә үзе, гаиләсе белән, Тювеево авылында яши, анда 1985 елда Ильмира исемле кызы туа. Әнисе һөнәренә булган мәхәббәтне кыз ана сөте белән сеңдергән. Авыру газапларын җиңеләйтүдән, аларга сәламәтлек шатлыгын кайтарудан да зур бәхет бармы?!
Ильмира Рәшид кызы Мещерова туган авылы мәктәпбеннән соң турыдан-туры Темников шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, туганнары чакыруы буенча, Башкортстанга китә. Уфа шәһәрендәге балалар поликлиникасындагы прививка кабинетында эшли, аннары участок врачы белән кабул итүдә дә хезмәт итә. Үз көчен Петербургта сынап карарга булган язма героебыз. Башта аңа шәһәрнең наркодиспансерында эш тәкъдим итәләр, аннары гинекология бүлегендә эшли. 2012 елда ныклы белем багажы гына түгел, бай тәҗрибә туплап, туган Темник районына әйләнеп кайта. Явас дәваханәсендәге бала тудыру бүлегендә акушерка булып эшли. Профессиональ дәрәҗәдә башкарган капельниклар, уколлар яшь хатын-кыз тормышының зур өлешен тәшкил итә. Тагын бер ел эшләгәч, язмышын очрата. Ул Рушан Шамиль улы Мещеровка кияүгә чыга. Ельник районы җирлегенә бәхет елмая, чөнки Рушан Шамиль улы бу районның Күгеш-Акчеево авылда туып-үскән. Хәзерге вакытта Ильмира Рәшид кызы, каенанасы Арифә Гани кызы һәм ике баласы белән, Ельникның Сельхозтеника поселогында ике бүлмәле фатирда яши. Кызы Каринага 10 яшь, ул Акчеево мәктәбенең 4 сыйныф укучысы. Улы Ильнурга 5 яшь; әнисе эштә булганда, әбисе тәрбиясендә.
Ильмира Рәшид кызы очраткан төп кыенлык - эшенең өйдән ераклыгы. Хезмәтенә барып җитү өчен, ул дистәләрчә чакрым юл үтәргә тиеш. Кайчагында эшкә ире алып бара, кайчагында такси ялларга туры килә; транспорт чыгымы - хезмәт хакыннан аена минус ун мең сум. Һөнәргә тугрылык һәм аңа мәхәббәт кына юата аны. Тәҗрибәле табибны Софьинода фельдшер итеп бил геләгәнче, ул берничә ай Ельниктагы дәваханәдә «кызыл зона»да мәкерле авырулар белән эшләгән.
И.Р.Мещерова ФАПында пациентларның нинди хезмәтләр ала алуы, нәрсә эшләгәне турында озын-озак сөйли ала, әмма берничә мәгълуматны сезгә дә ишеттерәсебез килә.
Бу медицина учагында җиһазлар заманча; беренче ярдәм күрсәтү һәм авыруларны озак дәвалау өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Пункт хәтта ЭКГ аппараты белән дә җиһазландырылган, йөрәк эшчәнлеген тикшерү өчен якын арада интернетны тоташтырырлар дип өметләнә табиб. Йөрәк өчен дефибриллятор да, җиһазларны һәм инвентарьны стерильләштерү аппаратлары да бар. ФАПта сейф һәм суыткыч белән җиһазландырылган препаратларны саклау кабинеты аерым урнашкан. ИВЛ аппараты, ингалятор, спиртотест, глюкометр, күз төбен карау өчен прибор да бу пунктта. Әлбәттә, бәдрәф, раковина бар. Ягулык урыны - кочегарка өчен дә шулай ук Ильмира Рәшид кызы җаваплы.
Софьино авылында барлыгы 78 кеше яши икән. Биредә кечкенә балалар һәм яшүсмерләр юк. Нигездә, даими медицина ярдәменә мохтаҗ пенсионерлар гына тора. Бу ФАПта күрше Муравлянка һәм Новоникольск пациентларын да кабул итәргә әзер фельдшер булып хезмәт итүче Ильмира Рәшид кызы Мещерова. Бер сүз белән әйткәндә, биредә «Саләмәтлек саклау-Здравоохранение» милли проекты халыкка хезмәт итә.

Наилә НАСЫРОВА