Март башында Торбеево район мәгариф учреждениеләре командалары арасында «Ак ладья» шахмат турнирының муниципаль этабы булып узды. Узган атнада - шашкалар турниры үтте.
Беренче төркемдә Торбеевоның беренче мәктәбе яшь шахматчылары җиңү яулады, өченче поселок мәктәбе укучылары икенче булды, өченче урынны колледж студентлары яулады. Икенче төркемдә пьедесталның беренче баскычын – Салазгорь урта мәктәбе, икенче урынны - Жуково урта мәктәбе, өченче урынны – Татар Юнкие мәктәбе яулады. Өченче төркемдә Татар Юнки ООШ шахматчылары беренче булды, икенче - Красноармейская ООШ. Абсолют беренчелектә 1нче Торбеево урта мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында - Салазгорь укучылары, өченчедә - Татар Юнкие мәктәбе укучылары.
Татар Юнкие мәктәбе командасында 5нче сыйныф укучысы Адикаев Дамир, 6нчы сыйныф укучысы Кяльгина Аня, 7нче сыйныф укучылары - Китаева Адилә белән Чумарин Наиль җиңүче булдылар. Ә үткән атнадагы шашкалар буенча турнирда бу команда лаеклы 3нче урынны яулаган. Алар барысы да мәктәптә тырышып укыйлар.