Урнашылган гадәт буенча, һәр ел Халыкара олимпиада комитеты әгъзасы, Россия теннисы Федерациясе президенты булган атаклы якташыбыз Шамиль Анвәр улы Тарпищев җитәкчелегендә, Саранскта теннис буенча ярышлар үтә.
Быел да март башында Россиянең 47 шәһәреннән 13-17 яшькә кадәр спортсменнар турнирда катнашты. Шул исәптән, Мордовия теннисистлары да. Ә тагы Халыкара яшүсмерләр турниры да үтте. 13 регионыбызга 12 яшькә кадәр 60 спортсмен турнирга килде.
Ә 14 марта СК «Саранск-Арена»ның тренировка залында Шамиль Анвәр улы Тарпищев булды. Ул яңа спорт корылмасында экскурсия кылды, шулай ук Республикабыз Мордовиянең спорт буенча җыелма (сборная) команда вәкилләре шогыльләнгән гимнастика белән хореография залларын да күреп кайтты.
Саранскида интеллектуаль тайпылышлары булган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. «Мордовия» спорт комплексы мәйданчыгында чираттагы тапкыр Россиянең 20 төбәгеннән дистәләгән иң көчле спортчы очрашты. Ярышлар 2022 елның 15-17 мартында узды.