2022 елның 15 мартында Мордовиянең «ЦНППН «Педагог 13.ру» базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында туган тел (мукшы, әрзә, татар) телен һәм туган (мордва, татар) әдәбиятын укытуда инновацион алымнар» дигән квалификация күтәрү курслары башланган. Курсларның максаты - федераль дәүләт белем бирү стандартларының заманча таләпләрен, «Туган тел» мәгариф өлкәсендә инновацион алымнар, заманча педагогик технологияләр һәм яңа укыту-методик комплектларын исәпкә алып, туган тел укытучыларының һөнәри компетенцияләрен арттыру.
Туган телне укытуның яңа нәтиҗәле формаларын, инновацион алымнарын һәм методларын гамәлгә кертү мәсьәләсе аеруча актуальләшә бара. Аның карары - ФГОСка күчү шартларында туган телне укыту өчен заманча методикаларга, инновацион алымнарга ия булган педагогик кадрларны әзерләүне, шулай ук укучыларда туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну тудырырга мөмкинлек бирүче технологияләрне оештыруда.
Программа педагогик проектлау процессын идея стадиясеннән алып тормышка ашыруга кадәр оештырырга мөмкинлек бирә. Укуларның практик юнәлешле форматларын гамәлгә ашыруга, тикшеренү һәм иҗади план биремнәрен үтәүгә төп басым ясалган.
- «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында туган тел (мукшы, әрзә, татар) телен һәм туган (мордва, татар) әдәбиятын укытуда инновацион алымнар» квалификациясен күтәрү курсларында алынган файдалы белем һәм күнекмәләрне педагоглар мукшы, эрзә, татар теле, мордва һәм татар әдәбияты дәресләрендә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлектә - олимпиадалар, конкурслар вакытында да куллана алалар, - ди әңгәмәдәшем Равза Мокаддәс кызы Юмаева, курсларда белем алучы педагог. - Курсның нәтиҗәсе булып дәрес конспекты торачак.

Наилә НАСЫРОВА