«Узган елның ноябреннән абыйлар белән апалар, салкын һава торышына һәм бозлавыкка карамастан, дәресләрне калдырмаска тырыштылар. Уку вакытында алар Коръәннән кыска сүрәләрне ятладылар, намаз укырга өйрәнделәр, ислам нигезләре һәм Ислам дине турында күп нәрсәләр белделәр», - дип яза Раиль хазрәт МУСИН, Дубенка белән Чамзинка, Ардатов һәм тагы 3 район мөселманнары имам-мухтасибы үзенең ВКонтакте битендә.

Безнең чарада Чамзинка муниципаль районы башлыгы Руслан Альфред улы Батеряков, Комсомольск поселогы башлыгы Илдар Илдус улы Җәлилов, яңа сайланган Мордовия мөфтие Абдулмалик хәзрәт Асаинов, хәзрәтләр һәм безнең активистлар катнашты.
Чамзинка районы башлыгы Руслан Альфредович Батеряков Якшәмбе мәктәбен тәмамлаучыларны котлады, Чамзинка районы мөселманнарын Чамзинка татар зиратында яткан ата-бабаларыбыз алдындагы бурычыбызны онытмаска өндәде, гражданнарның үзара салым салу (самооблажение граждан) программасында катнашырга һәм бу акчаларны зират территориясен яңа койма белән коймаларга кулланырга тәкъдим итте.
Үзенең чыгышында мөфти Абдулмалик хәзрәт барлык шәкертләрне бәйрәмнәре белән котлады, белемнең файдасы турында сөйләде һәм барысына да ирешкәннәрендә тукталмаска һәм алга таба да дини белемнәр алырга чакырды. Чыгышының азагында Абдулмалик хәзрәт укучы хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, шуның белән безнең чараны бизәде һәм хатын-кызлар күңелендә күп хисләр уятты.
Шәкертләремнән миңа карата бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, ә минем өчен иң күңелле сюрприз - алар миңа биргән бүләк иде. Чара ахырында барыбызны да бәйрәм өстәле көтте; бу өстәл безнең укучылар тарафыннан әзерләнде.
Мин иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә безгә файдалы белемнәр алуда һәм әлбәттә минем шәкертләремнең Ислам һәм татар халкының гореф-гадәтләре турында белем алуда активлыгы һәм тырышлыгы өчен рәхмәт белдерәм.

Раиль МУСИН