Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет инициативасы белән «Леди в погонах» конкурсы узды.
Быел ярышларда регионыбызның Эчке эшләр территориаль органнарының һәм Эчке эшләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча бүлекчәләренең 27 искиткеч хезмәткәре катнашты.
Конкурсның беренче этабында Эчке эшләр министрлыгының рәсми төркемендә ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн-тавыш бирү оештырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалга биш кыз чыкты. Конкурсның икенче этабы кысаларында финалистлар Макаров пистолетын тулысынча сүтеп-җыю нормативын үтәделәр, шулай ук жюри судына видеоролик-визиткалар тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, «Леди в погонах - 2023» төп титулын Янислава Косолапова яулый. «Погоннарда беренче вице-леди - 2023» - Ирина Лысякова, «Погоннарда вице-леди-2023» титулына Юлия Кобзева лаек була, «Леди грация» титулын Александра Васина, «Леди Вдохновение» («Илһам ханым») титулын татар кызы - Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру бүлеге инспекторы, полиция капитаны Рәсим кызы Гульнара Янгличева яулады. Җиңүчегә һәм призерларга лаеклы бүләкләрне Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Юрий Поляков тапшырды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Гульнара Рәсим кызы Янгличева безгә таныш. Ул Мордовия Республикасы Ләмберә районы Ләмберә авылында туган һәм бүгенге көнгә кадәр анда яши. Аның гаиләсен полицейскилар династиясе дияргә була, чөнки әтисе, абыйсы – хөрмәт яулаган хезмәткәрләр. Кечкенәдән бу профессия кешесе булырга хыялланган Гульнара Рәсим кызы югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 2005 елда, милициягә эшкә килә. Аның әтисе, Ләмберәнең атаклы «Анискин»ы Рәсим Рәхмәтулла улы Курмаев, Эчке эшләр министрлыгы органнарында 23 ел хезмәт иткән подполковник эзләреннән бүген кызы Гульнара бара; ул үзе гомер буе Ләмберә бүлегендә эшли. Участоктан җәмәгать иминлеге милициясе начальнигына кадәр җитә һәм полиция подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага китә. Әтисенә ошарга теләгән кызчык хезмәт биографиясендәге уңышлары өчен лаеклы бүләр белән бүләкләнә.
Гульнара Рәсимовна Янгличева оператив бүлекчәдә, участок подраз-делениесендә эшли һәм өч ел сак-конвой хезмәтенә бирә. Хәзер полиция капитаны дәрәҗәсендә җәмәгать тәртибен саклау оешмасы идарәсендә хезмәт итә. Аралашучан, үз эшен яхшы белә һәм үз-үзенә ышана, кешеләр белән җиңел аралаша һәм куелган максатларга ирешә ул. Хезмәт стажы 18 ел. Булачак Ватанны саклаучы улы Даниярны тәрбияли. Егеткә 14 яшь.
Татар җанлы «Илһам ханым» милли татар ризыкларын пешерергә һәм биергә ярата Гульнара Рәсим кызы. Безнең шундый полицейскиларыбыз булганга киләчәккә ышаныч ныгый.

Наилә НАСЫРОВА