Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае – барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт һәм юмартлык ае булып тора. Бу айда ураза тоту – кешенең рухын чистарта торган зур бер сынау. Ел саен һәрбер Мордовия мөселманы әлеге айны түземсезлек белән көтеп ала. Быел 2023 елда, ураза кайчан башлана соң?
2023 елда Рамазан ае 23 мартта башланып китә, ягъни, ул көнне таң беленгәнче без уразага керергә тиеш булабыз. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. Ә инде 21 апрель көнне Ураза гаете була.
Беренче тәравих мәчетләрдә 22 март көнне укыла, ә соңгы тәравих 19 апрель көнне.