Мордовиядә, бөтен дөнья белән бергә, изге Ураза гаетен бәйрәм иттек. 
Ураза бәйрәменең асылы изге Рамазан аенда ураза тотып сынау узу, иманны ныгыту һәм рухи яктан чистарыну мөмкинлеге өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерү аша ачыла. Әлеге бәйрәмне үткәрүнең күп гасырлык традицияләренә һәммәбез өчен хәзер бик кирәкле зирәклек һәм тирән мәгънә салынган.

Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкның чын кыйммәте тиешенчә бәяләнгән, аны саклауга омтылыш көчле булган Мордовиядә Ураза гаете, барлык мөселман, православие дини бәйрәмнәре һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, үзара ихтирам, аңлашу һәм дуслык рухында узды. Россия халыклары бердәмлеге елында боларның әһәмияте тагын да арта. 
Әйтеп китәргә кирәк, Мор-довиянең һәрбер мәчетендә зурлап Уразаны үткәрделәр. Рузаевка районы Татар Пешләсе авылындагы «Җәмигъ» мәчете имам-хатыбы Абдурахман хәзрәт Якубов аралашканда болай дип сөйләде: «Мәчеттә авылдашларым ярдәме белән һәр атна үткәргән ифтарлардан соң, 20 мартта Ураза бәйрәменә җыелган меңләгән якташ мөселманнарыма догалар укыдым, хәер-фатихалардан соң, уразаның төп мәгънәсе турында сөйләдем, үгет-нәсыйхәт, Ватанны ярату, гаиләдә диннең тоткан урыны турында халыкка җиткерергә тырыштым. Спонсорлар ярдәме белән СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итеп киләбез. 
Форсаттан кулланып, шәхсән үзем Рузаевка районы һәм Мордовия мөселманнарын ихластан Ураза бәйрәме белән котлыйм! Илләребезгә Ходаем тынычлык бирсә иде, халкыбызга бәрәкәт, иминлек, татулык телим: саф күңел белән яшик!»
Быел Ураза бәйрәмен мә-четләрдә генә түгел, алдан әзерләнеп куелган зират алды мәйданчыкларында да укыдылар.
Темников, Атюрьево һәм Краснослободск районнары имам-мөх-тәсибе Рафик Фәрит улы Сайфетдинов Темников шәһәрендә һәм Зур Татар Карай авылында урнашкан мәчетләрдә Ураза бәйрәмен алып барды. Йола белән каралган догалардан соң нәселне саклау, тарихны белү, СВОда катнашучылар һәм башка темалар яктыртты. Кыскасы, иманның кыйммәте эшләрдә икәнен ачыклады. Шулай, матур итеп Ураза бәйрәме үтте.

 

Наилә НАСЫРОВА