Каникуллар вакытында мо-шенникларның алдауның яңа ысулларын уйлап табулары турында кисәтәләр. Чираттагы яллар, каникул һәм сәяхәтләр чоры җитүгә, мошенник-лар халыкның ял, сәфәр, транспорт арендасы, өстәмә акча эшләү чыганагын табу кебек мәшәкатьләренә яраклаша башлый. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, алдакчы туристлык агентлык-лары, балалар лагерьлары һәм санаторийларның ялган сайтларын булдыра. Алар, отышлы бәядән юллама тәкъдим итеп, аванс түләүне сорый. Акча күчерелгәч, элемтәне өзеп куя.
Аферистлар шулай ук акча эшләү тәкъдиме белән белдерүләр урнаштыра. Эшкә алабыз, дигән булып, шәхси мәгълүматлар җибәрүне, аванс кертүне сорый һәм үзләренә кирәклесен кулга төшергәч, юк була.
Шулай ук аферистлар имтиханнар тапшыру һәм вузларга керүгә бәйле алдау ысулларын да куллана. Үзләрен уку йортлары хезмәткәрләре буларак таныштырып, СМС-хәбәр аша килгән кодны яки аккаунтлар мәгълүматларын кулга төшерү өчен, әйтик, имтихан нәтиҗәләрен тикшерүне тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Сак булыгыз: шикле сайтлар аша акча күчермәгез, СМС-хәбәр аша килгән кодларны, парольләрне, банк карталары мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгез. Моннан тыш сайтларның адресларын тикшерү, аренда сервисларының рәсми кушымталары аша гына QR-кодтан файдалану киңәш ителә.