Мордовия Госсобрание рәисе Владимир Чибиркинның депутатлар - барлык фракцияләр әгъзалары белән эшлекле киңәшмәсе регионыбызда сайлау кампаниясенә әзерләү темасына багышланган иде.  Быел бердәм тавыш бирү көне 20 сентябрьдә булачак. Республика халкына Мордовия Главасын, Россия Дәүләт Думасы һәм Мордовия Дәүләт Җыелышы - Госсобраниесе депутатларын, шулай ук Саранск депутатлар Советын һәм барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле органнарны сайларга туры киләчәк. Бу Идел буе федераль округы территориясендә иң зур сайлау кампаниясе булачак. 
Безнең республикада беренче мәртәбә сайлаулар тугыз муниципаль округта узачак. Аларда авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары төзелмәячәк; анда муниципаль округлар депутатлары советларына гына сайлаулар узачак. 
«Сайлау процессының үтә күрен-мәлелеге һәм легитимлыгы, анда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү берсүзсез өстенлек булып тора»,- дип ассызыклады Владимир Чибиркин. 
Агымдагы этапта төп бурыч – сайлау участокларын әзерләү, алар өчен бүлеп бирелгән биналарны һәм бүлмәләрне норматив хәлгә ки-терү, сайлау ко-миссияләре һәм күзәтүчеләр эше өчен тиешле шартлар тудыру. Мордовия Дәүләт Җыены рәисе депутатларга бу мәсьәләләрдә муниципалитет җитәкчеләренә ярдәм күрсәтергә кушты. 
Очрашуда регионыбыз Сайлау комиссиясе рәисе (Председатель регионального Избиркома) Александр Косов һәм Мордовия хәрби комиссариаты вәкиле катнашты. Александр Косов депутатларга булачак сайлау кампаниясе турында җентекләбрәк сөйләде. Гражданнарга аларның үзләренең сайлау хокукын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында киң мәгълүмат бирү планлаштырыла: сайлау участокларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат биреләчәк, диде. 
Мордовия территориясендә электрон тавыш бирүне кулланмаска дигән карар кабул ителде. 
Эшлекле киңәшмә кысаларында тагын бер мөһим мәсьәлә тикшерелде, шуның өчен депутатлар белән очрашуга Мордовия хәрби комиссариаты вәкиле чакырылган иде. Сүз парламент корпусының махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә, контракт хезмәтенә керүче гражданнарга ярдәм күрсәтү турында барды.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде,
фото РМ Госсобраниесе 
сайтыннан алынды