Кадошкино районы укытучылары ярышында  дүрт конкурсант катнашты: Латышовка гомуми урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Р.Р. Кандралеева, Адашево урта мәктәбе  химия һәм биология укытучысы Г.Г. Полякова, Кадошкино урта мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Х. Казанбаев һәм Большие Поляны төп мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы С.Ш. Абаева. Барлык конкурсантлар предметларын яхшы белә, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирә; кызыклы шәхесләр, шуңа җиңүчеләрне билгеләү авыр булды, дип билгеләде жюри әгъза-лары. Алар барысы да ике-өч дистә эш стажлы, профессияләренә тугърылыклы укытучылар.
Ярыш барничә этаптан торды. «Мәктәп – һөнәр территориясе һәм иҗат киләчәге» дигәнендә укытучылар бу сүзләрнең бүгенгә актуальлеген аңлатты. «Визит карточкасы» конкурсында һәрбер ярышучы педагогик һәм шәхси сыйфатларын ачты. Светлана Шәмил кызы Абаева шигырь яза икән. Аш-су остасы да. Уңышларын “тамырлар агачы”на үреп кешенең үсешен күрсәтә белүе белән залдагыларны шаккаттырды.
Рузалия  Растям кызы Кандралеева, мактаулы педагог булуы белән бергә, кул эшләре остасы. Ә Равиль Харис улы Казанбаев, профессионал тарих һәм җәмгыять белеме белгече булу белән бергә, бард жанры җырларын ярата. Үзе оста гитара колларын тибрәтә…
Менә шундый сәләтле укытучылар ярышында,  «Учитель года-2017» дә, лаеклы җиңүче - Светлана Шәмил кызы Абаева (сулдан икенче). Ул Республика конкурсында катнашыр. Уңышлар сезгә, Светлана ханым!