Бу халыкара конкурс-фестиваль ел саен Россиянең, шул исәптән Мордовиянең дә, төрле почмакларында үтә. «Осталар шәһәре» конкурсы Мордовиянең һәрбер районында мәктәп һәм район турлары үтте; республика турын көтәбез.
Һөнәр сайлау-язмыш сайлау, диләр. Балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Ә алда, мәктәпне тәмамлагач, зур тормыш юлы көтә. Шуңа мәктәптә ук профориентация буенча зур эш алып барыла. Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе, дидек. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Ярдәмгә төрле конкурслар да килә. Шулай, Рузаевка шәһәре «Юнитэр» дигән өстәмә белем бирү Үзәгендә «Осталар шәһәре» профориентация чарасының район этабы үткән. Анда шәһәр һәм район мәктәпләре ярышларында җиңеп чыккан 150ләп укучы җыелган. «Осталар шәһәре» - киләчәк профессияңне сайлау юлында беренче адым. Һәм бу адымнар уңышлы булуы мөһим. Командалар унар укучыдан торды һәм алар сайлаган профессияләре буенча туплаган белемнәрен билгеләнгән тукталышларда урын алып күрсәттеләр. Мәсәлән, «Тәмнәр Империясе» станциясен Р. Абаева, В. Артюшкина, П. Екатеринина шәхси эшмәкәрләренең икмәк пешерү Йортлары кондитерлары һәм кафе «Буше» (ИП Жалилова) поварлары җитәкчелегендә яшь кулинарлар һәм аш-су бизәүчеләр (карвинг)  осталары көчләрен сынаганнар. Тагы бер станция - «Чибәрлек технологиясе». Парикмахерлар-чәчтарашлар, маникюр студиясе, әйберләрне бисер һәм декоратив яңарту буенча да берничә эшкә алучы (работодатель) белән оештырылган. Яшьләрне матур прическалар ясый белү бик тә кызыксындырган, чөнки кызлар һәм малайлар һәрвакыт матур булырга телиләр. «Шифаханә» тукталышында киләчәк шәфкать туташлары, докторлар җыелган. Анда беренче ярдәм күрсәтү буенча теорияне белү һәм практикада күрсәтү буенча ярышта катнашучыларның осталыкларын Рузаевка шифаханәсенең өлкән шәфкать туташы С.И. Бузакова бәяләгән.
Егетләр өчен көн таләп иткән тукталышлар -  «Строймастер», «Сервис үзәге» һәм башкалар була. Рузаевканың атаклы агач остасы А.С. Жбанов «Агачтан бизәк» тукталышы эшләрен бәяләгән. Биредә дә күбесе малайлар ярышты. Һәрхәлдә, сәләтле мәктәп журналистларын «Рузаевская газета» пресс-үзәге хезмәткәрләре җитәкчелегендә мәкаләләре белән бергә интервью ала белүләрен дә күрсәттеләр.
«Юнитэр» белгечләре робототехника буенча мастер-класс күрсәтү оештырганнар. Тугызынчы мәктәп бию коллективы кечкенә күңел ачу концерты да үткәргән. «Осталар шәһәре» дигән профориентация чарасының нәтиҗәләр буенча җиңүчеләре - Красносельцо мәктәбе командасы. Кубок һәм дипломнар яулаган команда республика ярышында катначаклар.
Ә «Краснослободск күпрофильле лицей»ында  алты станция буенча ярышлар үткән: «Агроном мәктәбе», «Ветеринария», «Сервис үзәге» (авыл хуҗалыгын автоматизацияләү һәм электрификацияләү), «Автомәктәп», «Хәрби хезмәткәр», «Профессияңне тап». Шулай итеп һәрбер районда үзенчәлекле, шул җиргә хас профессия белән бәйле конкурслар да үткән. К.Д.Ушинский да болай ди: “Хезмәт - дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул”. Барлык чаралар киләчәк буын вәкилләрен бәхетле итү өчен башкарылган.

Наилә Насырова