Татар Пешлә авылында яшәүче Хәсән кызы Шәфика Кильмаевага (Ларина) 31нче март көнне 95 яшь тула.
1924нче елда Татар Пешлә авылында ишле гаиләдә беренче бала булып Шәфика Хәсән кызы туа. Гаиләдә барлыгы тугыз бала була. Ул авыл мәктәбендә җиде ел укып чыга. Сугыш башлану турындагы хәбәр Шәфика әбием-не кайгыга сала. Аны гына түгел, ә барлык совет халкын. Аңа ул вакытта барлыгы 17 яшь була. Әтисен сугышка алалар, әнисе кулында 9 бала кала, шуңа күрә әбием эшләргә мәҗбүр була. Бер сүз белән әйткәндә, әнисенең булышчысы була. Башта туган колхозында эшли. Аннары  шул ук 1941нче елны алты ай буе Орехово-Зуево шәһәре янындагы торф эшләрендә хезмәт итә. Торф чыгарып, аннары аны киптереп завод мичләрен ягу өчен тапшыралар. Шушы эшләрдән соң, Шәфика әбиемне башка кызлар белән Большие Березники дигән якка окоплар казырга озаталар. Сура якларында урман актаралар; кызлар кул пычкысы (пила) белән урман кисәләр һәм агачларны платформага төиләр.
1942нче ел. Әбием Куйбышев тимер юлына штат эшчесе булып урнаша. Проводниклар курсларын укып чыккач, пригород поездында эшли башлый. Маляр (буяучы) булып та эшләргә туры килә аңа. Шулай итеп, дәхшәтле сугыш еллары кайда гына илтеп кайтармый әбиемне.
Сугыш вакытында  авыр эшләр эшләгән  өчен Хәсән кызы Шәфика медаль – орденнар белән бүләкләнә: Орден за отличную работу (1943нче ел), медаль «За доблесный труд во время ВОВ», берничә Юбилей медале, алар арасында «Җиңүгә 70 ел» дигән медале дә бар. Россия президенты В.В.Путиннан  һәр ел котлауларын алгач, ул бик тә шатлана.
Шәфика әбиемнең дә гаиләсе бар: улы - Ринат, килене - Галия һәм ике оныгы, оныкасы (правнугы), кайсылар аны бик кадерләп карыйлар, яраталар һәм дә горурланалар аның белән.
Без, аның туганнары, саулык-сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм якты көннәр телибез. Тормыш юлың һәрчак балкып торсын. Ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән бер кайгысыз үтсен гомерең.

Оныгың Юлия