Алина Загитова Япониядә, Сайтамада узган фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Милләттәшебезнең зур җиңүе белән горурланабыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.
Алина, планетадагы иң көчле фигуралы шуучы булуын раслап, җиңүләр яулавын дәвам итә. Шулай, беренче буларак россияле Алинабыз - фигуралы шуу буенча булган барлык титуллар иясе. Ул Олимпия уеннарында, Европа чемпионатында, Бөтендөнья чемпионатында, Россия чемпионаты белән Гран-при финалында – барысында алтын медаль яулаган фигуристка. Япониядә Алина Загитова кыска һәм ирекле программалары буенча 237,50 балл җыйды. «Серебро» - Казахстаннан Элизабет Турсынбаевада. Евгения Медведева 223,80 балл җыеп өченче урында.