Мәктәпкәчә тәрбия учреждения-ләренең төп бурычы - баланы hәрьяклап тәрбияләнүне тәэмин итү. Бүгенге көндә балалар бакчасында эшләүчеләр алдында торган бурычларның иң мөhиме төрле милләт балаларына максатчан рәвештә халкыбызның үткәне, матур гореф-гадәтләре, тирә-як мөhите, теле, сәнгате, тарихы белән таныштыру.
«Балачак» («Детство») Рузаевка муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең «Татар Пешләсе авылы балалар бакчасы» структур бүлекчәсендә төрле милләт вәкилләре тәрбияләнә. Бу бакчага татарлар белән бергә төрле телле балалар йөри. Тәрбиячеләр аларны татар, рус һәм  мордва халкы мәдәнияты белән таныштыралар, төрле халыкларның биюләрен өйрәтәләр, җырларын җырлыйлар, уеннарын балалар белән бергәләп уйныйлар һәм үткәрелгән чаралар да татар, рус, мордва телләрендә оештырыла. Биредә татар мәдәнияты музее эшли.
Районда иң яхшы балалар бакчасының берсе буларак, алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатын тормышка ашырып, 21 мартта республикабыз балалар бакчаларыннан 65 җитәкчене семинарга чакырганнар. Шул исәптән, Мордовия мәгариф министрлыгыннан Татьяна Николаевна Зайцева, Рузаевка муниципаль районы администрациясендә «Мәгариф идарәсе» җитәкчесе Венера Раис кызы Ларина, Мордовия халкының Дуслык Йорты җитәкчесе Раиса Ивановна Акашкина һәм башкалар семинарда катнашты.
Семинарның темасы: «Мәдәниятле белем бирү пространствосы шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда этномәдәни компетентлылык формалаштыру». Чара бу бакча эше турындагы видеопрезентацияне Зульфия Хәйдар кызы Копасова җитәкчелегендә таныштыру белән башланды. Аннары Венера Раис кызы семинарны тантаналы ачты. Кереш сүзне Татьяна Николаевна әйткәч, Елена Николаевна Галешева җитәкчелегендә Татар Пешлә бакчасында тәрбияләнүче балалар бик матур «Шома бас» бию композициясен күрсәттеләр. Семинарга әзерлек вакытында «Балачак» дигән Рузаевка муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бюджет акчасына балаларга сигез (4 - малай, 4 - кыз) һәм ике алып баручы татар костюмнарын тектергәннәр. Сокланып туймаслык татар киемнәрен киеп югары әзерлекле тәрбиячеләр Галия Рафаил кызы Саитова белән Диана Рашит кызы Муратова татарча да, русча да семинарны алып бардылар. Диана Рашит кызы көн темасын ачыклап зур доклад ясады. Ә инде Диана Рашит кызы Муратова белән Маргарита Рафаил кызы Жалилова тәрбияләгән балалар «Өч кыз» татар халык әкиятеннән өзекне күзләргә яшьләр китерерлек иттереп сәхнәләштерделәр. Өлкән группадагылары белән Диана Рашит кызы «Кояш нурлары» дигән түгәрәк алып бара. Анда ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар мәдәниятына якынайту өстендә эшли: халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, тирә-як мөhите, теле, сәнгате, тарихы белән таныштыра. Бу түгәрәккә балалар яратып йөриләр. Галия Рафаил кызы Саитова белән Диана Рашит кызы Муратова, Елена Ивановна Галешева «Яратыгыз» җырын башкарулары семинарда катнашучыларның күңелләренә хуш килде.
Шулай ук Рузаевка шәһәре һәм районы балалар бакчалары тәрбиячеләре мордва мәдәнияты рухында тәрбияләү алымнары буенча мастер-классларын күрсәттеләр, милли курчак ясау аша балаларның иҗатын үстерү күнекмәләре булдыру һәм башка эш төрләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинарга нәтиҗәләр ясаганда, Раиса Ивановна Акашкина «Татар Пешләсе авылы балалар бакчасы» структур бүлекчәсен уңышлы җитәк-ләгән Галия Хәйдар кызы Дубинниковага Благодарность тапшырды. Чарада катнашучыларның һәрберсе Татар Пешләсе балалар бакчасы эшенә югары бәя бирделәр, үзләренә кирәкле материалны алдылар, эш тәҗрибәләрендә кулланырга дип фотога да төшереп йөрделәр. Шулай, бер-берсен баетып, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татар Пешләсе балалар бакчасы җитәкчесе Галия Хәйдар кызы Дубинникова әңгәмәсендә: «Дүрт елдан артык инде матур зур бина, иркен бүлмәләр, барлык таләпләргә җавап кайтарган пищеблок, физкультура-музыкаль зал, логопед бүлмәсе, медицина блогы бар, - дип төзеп китте бакча җитәкчесе Галия Хәйдаровна. - Эчтәлекле тәрбия эшләребез зур үрләрне яулап килә: Рузаевка районы балалар бакчалары арасында оештырылган конкурста «Трудовое соперничество» кубогын яуладык, күптөрле конкурсларда (муниципаль, республика, регионара, халыкара) җиңүчеләребез җитәрлек. Мәсәлән, «Тере сүз» дигән республика конкурсында Айсель Шатаевабыз, татар телендә сәнгатьле шигырь сөйләп, абсолют җиңүче булды, - ди җитәкче уңышларына шатланып.
- Бакчабызда милли музей эшли. Анда төрле милләт халкы киемнәренә киендерелгән курчаклар, милли татар киемнәре һәм башка җиһазлар бар. Татар телен, мәдәниятын группадагы татар милләтле балага гына түгел, рус, мордваларына да җиткерәбез. Балаларга тел өйрәтүдә төп алымнарның берсе - халкыбызның әдәби мирасына, фольклорына таяну. Шуңа күрә Тукай атналыгы, Карга боткалары, Татар Пешлә Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашуларны гадәткә керттек».
Менә шулай Рузаевка районы Татар Пешләсе балалар бакчасында милли-мәдәни тәрбия бирәләр.

Наилә Насырова