Күптән түгел юбилей датасын РМ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Мордовиянең атказанган укытучысы Тянзилә Әхмәт кызы Утешева билгеләп үтте.

Бу уңайдан юбилярның тормыш юлына тукталырга уйлаган идем. Тик 40 елдан артык гомерен педагогикага багышлаган кеше белән әңгәмә, ничек кенә читкә китәргә тырышма, һаман да шул эшкә килеп төртелде. Чөнки аның бөтен гомере хезмәт белән бәйле.Бу ниндидер чик һәрвакыт бәяләргә, бүгенгесе турында уйларга һәм киләчәкне билгеләргә мөмкинлек бирә. Ул үзенә кыйммәтле педагогик тәҗрибә, нәтиҗәле идарә итү практикасы, зур белем күләме, чын-чынлап яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә рухи мөнәсәбәтне бер- ләштерә. Кырык елдан артык язмыш бу зыялы, гадел һәм сизгер хатын-кызны мәгариф белән бәйли. Торбеево районы Татар Юнки төп мәктәбе – бу белем бирү урыны матур, җылы, уңайлы һәм кунакчыл булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ачык йөзле һәм энергияле яшь кыз, Зубово-Поляна педагогия училищесын тәмамлаган соң, 1980 елларда, туган авылына эшкә кайта. Әйтерсең кичә ышанычлы һәм таныш уку йорты бусагасын атлап кергәндәй, әлбәттә, укытучылар коллективына гармонияле йогынты ясаган. 1986 елда М.Е.Евсевьев исемендәге МГПИның химия – биология факультетын тәмамлап туган авылы мәктәбендә хезмәтен дәвам итә. Үзе укыган, эшләгән мәктәбен 1989 елда җитәкли. Нәкъ менә шушы чор илебез һәм аның халкы тарихында катлаулы чорларның үзгәртеп кору, базар икътисады- на күчү чоры. Тирән трансформация процесслары мәгариф киңлегендә дә барды. Яшь директор бу мизгелнең бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә сынаган, тик беркайчан да аның алдына килеп баскан проблемаларны кул астындагылар җилкәсенә салмаган.
- Туксанынчы еллар башында дәүләт бюджетында финанслау кытлыгы зур булды. Әмма туган авырлыкларга карамастан, мәктәбебез ашханәсен реконструкциялә-дек һәм үзгәртеп кордык, капиталь ремонт ясаттык һәм сыйныф бүлмәләрен сыйфатлы җиһазлар белән тутырылды, китапханә-не дәреслекләр һәм китаплар белән тәэмин итәргә туры килде. Кечкенә улымны, Дамирымны, йокларга яткырып, төннәрен язма өстәл артында утырып, киләчәккә планнар кора торган идем. Коллективым белән бергә, балаларны файдалы, мөһим, кирәкле нәрсәләргә өйрәтү, аларга игелек лелек, кызыксынучанлык, кешелеклелек тәрбияләргә тырыштык; нәтиҗәдә һәр баланы шәхескә әйләндерергә, тиешле белемгә омтылышларын югалтмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Нык, таләпчән, үҗәт холыклы, ул үз тирәсенә иҗади, битараф булмаган, югары квалификацияле белгечләрне берләштерә, яшь кадрларны җәлеп итә, аларга һәрь яклап ярдәм итә, эш өчен уңай шартлар тудыра. Аерым алганда, танылган Шамиль Тарпищев ярдәме белән, 2009 елда, заманча спорт залы төзегәннәр. Бүген мәктәптә мәгълүмати технологияләр һәм инновацион укыту методлары кертелә, матди-техник база камилләштерелә.
Тәҗрибәле педагоглар ярдәме белән мәк- тәп укучылары интеллектуаль һәм спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, патриотик смотрларда, конкурсларда, концертларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, Татар Юнки гомуми белем бирүче төп мәктәбенең укучылары, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Альфия Мәхмүт кызы Агишева җитәкчелегендә, регионыбыз татар теле һәм әдәбияты фәннәре олимпиадаларында еш призлы урыннар алып торалар. Мәктәптә милли мәдәният музее эшли, ачык дәресләр үткәрелә, семинарлар, викториналар, әдәби-музыкаль кичәләр, мәгърифәтчелек лекцияләре, конференцияләр, спектакльләр, эксперименталь дәресләр оештырыла. Тянзилә Әхмәтовнаның биология дәресләре эч-тәлекле, кызыклы үтә. Ул һәр яшь буын вәкиленә якын килеп эш итә, яшь гражданнар белән тигез, әдәпле тел белән сөйләшә, һәрвакыт гадел һәм ихлас. «Башкача ярамый, балалар йөрәк белән тыңлый һәм теләсә нинди фальшны си-зә», - дип билгеләп үтә Тәнзилә Әхмәт кызы. Тәҗрибәле педагогның һөнәри осталыгын һәм сәләтләрен бернинди разрядлар һәм квалификация белән дә бәяләп булмый. Аны бик гади һәм ихластан – зур хәрефтән язылган укытучы дип атыйлар.
Илдә үзгәрешләр җиле искән вакыт, 2017елны, Торбеево районы Татар Юнки гомуми белем бирүче төп мәктәп Жуковский урта мәктәбенең филиалы була, ә Т.А.Утешева - аның заведующие. Бүген бу филиалда 1 - 9 сыйныфлардагы (3, 9 классларда укучы балалар юк) 18 укучыга 8 укытучы белем бирә. Үткән җомга көнне Рособрнадзордан контрольныйлар эшләгәннәр, нәтиҗәләре яхшы.
Бүгенге көндә, пенсия яшендә булуына да карамастан, Татар Юнки авылы мәктәбе коллективын җитәкләвен дәвам итә язма героебыз. Барлык кеше белән уртак тел табып эшли ул. Тәнзилә Әхмәт кызыннан: «Гомер буе коллектив белән ничек шулай дус эшләргә була?» – дип сорагач: «Эштән курыкмаска, балалар, коллектив, ата-аналар белән уртак тел табып; бар эшнең дә яхшы ягын, кешеләрнең дә яхшылыкларын гына күреп эшләргә, яшәргә кирәк»,– диде ул. Алга таба да шулай булсын.

 

 

Н.ХӘЛИЛ