Авылларыбызның сүнеп китүе кем өчен дә яңалык түгел. Татар авыллары да көн аша генә түгел, сәгать аша сүнеп китәләр. Чүп үләннәр баскан урамнарда бикләнгән, “сукырайган” өйләр күбәя генә баралар. Бу авыллардан киткән халык чит якларда сагына торганнардыр туган җирләрен, ләкин кем дә кире кайтырга җиенмый. Кешләр генә түгел, бүреләр дә сүнгән авыллар янына якын килмиләр. Авылларыбыз дөнья йөзендә азая бара. Ә бит телнең бишеге – авыл. Шәһәрләрдә бер генә тел кала бара – рус теле. Кем белә, кайчан булса инглиз яки китай теле генә калырга да мөмкин.
Мордовиядә рус, мукшы, эрзя авыллары белән бергә татар авыллары да азая, юк була бара. Шулай ук – татар телебез дә халык иреннәрендә азая, сүнә, чит телгә әверелә. Сүнеп бара торган авылларда карт әбиләр генә бер бересе белән татарча сөйләшергә кала. Ә аларның оныклары каникулларга әти-әниләренең авылларына килгәндә күбрәк русча сөйләшергә тырышалар. Авылда ускән балалары да, шәһәргә киткәч, туган телләрендә азрак сөйләшәләр. Күбесе инде татарча сөйләшә дә алмыйлар.
Ельник районында хәзер алты татар авылы калды. Ә берничә ел элек алар җидәү иделәр. Бересе мәңгегә сүнеп китте. Бу – Иске Кадеш авылы. Матур урын да бит анда: авылның бер ягында – Мокша елгасы ага, ә икенче ягында – ураманнар шаулый. Кайчандыр Иске Кадешка мукшы гаиләләре күрше Мордовские Пошаты авылыннан торырга урнашкан булганнар, татар өйләре янында үз өйләрен салганнар. Мукшылар бик яхшы татар телен өйрәнгәннәр, аларның татарча сөйләшүләрен ишеткәч, мукшыларны татардан аерып та булмаган. Мин үзем дә бала чагымда татарча сөйләшә торган мукшыларны, русларны күп кенә ишетә идем, алар миңа татарлар диеп күренәләр иде. Чын да: милләтне саклаганда беренчедән телне сакларга кирәк. Ә татар телен белә торган рус та, мукшы да татар кешесе кебек күренә.
Иске Кадешта яңгыраулы фамилияле кешеләр яшәделәр: Тенишевлар, Бахтияровлар. Күрәсең, татар тарихында тирән, якты эз калдырган кешеләр кавымыннан чыкканнардыр Иске Кадешның соңгы тормышчылары. Нурлы кояш астында үзен хәзер дә саклап кала торган Яңа Кадеш авылында да яңгырый торган фамилияле кешеләр бүген яшиләр: Суховлар, Богдановлар, Бахтияровлар. Яңа Кадешны Иске Кадеш белән Мокша елгасы аера иде.
Иске Кадешны юлсызлык, эшсезлек сүндерде: халык китеп барды – кайсы кая. Кемнәрдер туганары янына Питергә, Горькийга киттеләр, ә кайсылары безнең Күгеш (Акчеево) авылына уршатылар. Иске Кадеш белән Күгешнең арасы – ике-өч чакрым.
Бер мукшы фермеры тетелгән Иске Кадешны терелтергә алынган иде – андагы җирләрне арендага алып, ләкин аның эше чыкмады. Шул фермердан соң Иске Кадеш җирләрендә бурьян белән кечеркән күбәйде генә...
Шулай сүнәләр авылларыбыз – татар теленең бишекләре. Ельник районының калган алты авылының да киләчәге бик күңелле түгел. Халык азая, өйләр сүнә, урамнар буш калалар. Шәһәргә киткән малайлар, кызлар туган авылларына кайтырга ашыкмыйлар. Авылда – эшсезлек, акчазызлык, күңелсезлек. Авыл тормышы тиздән үзгәрмәс тә, күрәсең. Россия авылларын саклый алмады. Сакларга да теләмәдеме? Сугышлардан, революцияләрдән соң авылларын сакларга хәле дә калмадымы?
Нәрсә эшләп була? Ничек татар телен, татарлыкны безгә сакларга? Күңелдә калдырырга татарлыкны, шәһәргә килгәч тә татарлыкны күңелдән ташламаска, татар телен шәһәрдә дә онытмаска. Гаиләдә күбрәк татарча сөйләшергә, татар китаплары, газеталары, журналлары укырга, татар җырлары тыңнарга. Башка юл юк. Шулай булмаса – милләт сакланмас. «Телсез татар татар була ала, телсез татар милләт булалмый” . Шулай Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бер шигерендә әйткән иде...
Татар – зур тарихлы халык. Сүнә торган авыллары артыннан татар сүнәргә тиеш түгел. Ышанырга телим: татар шәһәрдә дә үзенең саклануы юлын табар, татар теле буыннарда да, күңелләрдә дә яңгырый торган тел булып калыр...
Бүгенге көндә безнең азая торган авылларыбызда да мәчетләр ачылган, мулларабыз бар. Мәчеткә йөрүчеләр бик аз калса да, мәчетләр булуы кечкенә татар авылларының да татарлыгын сакларга ярдәм итә, халыкка милләт булып калырга булыша.
Ә сүнгән яки сүнә торган татар авылларын еш кына сагынам. Бигрәк тә – Ельник районының татар авылларын. Җилләр исә, җилләр исүдән агачлар шаулый. Агачлар – сөйләшә. Миңа шулай ишетелә: татар авылларында үсә торган агачлар да – татарча сөйләшә.
Агачлар гына татарча сөйләшүче булып калмас дип уйлым. Аллага шөкер, безнең Мордовиядә бүген дә сүнеп китә торган авыллардан башка уңышлы яши торган татар авыллары да бар әле...

Румия Рамаева